Котлау тег белән яңалыклар
-
Әфганга Тукай районынан киткән солдатлар намус белән хезмәт иткәннәр
Хөрмәтле сугышчы-интернационалистларга, кайнар нокталарда булган ир-егетләргә, уллары һәлак булган солдат аналарына, якыннарын югалткан гаилә әгъзаларына әфганчылар көне уңаеннан иң изге теләкләремне ирештерәм. Бу көнне без барлык сугышчан дусларыбызны, офицерларны искә алабыз, хөрмәтлибез. Тынычлык хакына хезмәт итү - һәрвакытта да ир-егетләрнең мактаулы бурычы булды. Безнең солдат нәрсә өчен сугышканын һәрчак белде....
-
Антларына тугры калганнар, намус белән хезмәт иткәннәр
2015 елның 15 февралендә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 26 ел тула. Бу көнне чит-ят җирнең тау-таш араларында адым саен үлем сагалаган мохиттә интернациональ бурычларын үтәгән солдатлар туган илләренә кайта башлады. Әфган сугышында хәрби хезмәттә якыннарын югалткан гаиләләргә тирән ихтирам белән мөрәҗәгать итәбез: бер минут тын калып, газизләрегез истәлеген олылыйк. Аларның...
-
Раштуа бәйрәме белән!
Православие динен тотучы райондашларны чын күңелдән Раштуа бәйрәме белән котлыйм, һәрбер йортка иминлек, бәхет, шатлык, муллык телим. Раштуа - ул гаилә бәйрәме. Православие җәмгыятебездә, христиан диненең иң яхшы традицияләренә тугры калып, күңелләрдә югары рухи-әхлакый кыйммәтләр тәрбияләүдә әһәмиятле роль уйный, дин тотучыларның үзара татулыгын булдыруда да мөһим урын тота. Раштуа кешеләрне...
-
Яңа ел белән, хөрмәтле райондашлар!
2014 ел тарихка китеп бара, якты өметләр, киләчәккә зур ышаныч белән 2015 елга аяк басабыз. Узган елны канәгатьләнү һәм рәхмәт хисләре белән озатырга кирәктер. Республика агросәнәгать тармагында, җитештерү комплексында уңышлы гына программалар эшли. Һәм бу гамәлләрдә безнең районның да өлеше бар. Соңгы берничә ел корылыклы килсә дә, игенчеләребезнең осталыгы, тырышлыгы...
-
Мактаулы исем бирелде
Агросәнәгать комплексы системасындагы күпьеллык хезмәте, аны кадрлар белән тәэмин итүнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә зур өлеш кертүе өчен "Чаллы-Бройлер" ҖЧҖнең кадрлар бүлеге башлыгы Резидә Әсхәт кызы Факуриевага "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.
-
ТР Президенты уңган хатын-кызларыбыз белән очрашты
Халыкара хатын-кызлар көне - 8 март уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика алдынгы хатын-кызлары белән очрашты, бүләкләр тапшырды. Әлеге бәйрәмгә безнең районнан Иштирәк авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйсирә Закирова, Мәләкәс авылы "Тамчыкай" балалар бакчасы мөдире Алефтина Кадыйрова, "Тукай азык-төлек корпорациясе" агрофирмасыннан алдынгы сыер савучы Гөлүзә Әхмәтшина, "Татарстан коммуналь...