Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Антларына тугры калганнар, намус белән хезмәт иткәннәр

2015 елның 15 февралендә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 26 ел тула. Бу көнне чит-ят җирнең тау-таш араларында адым саен үлем сагалаган мохиттә интернациональ бурычларын үтәгән солдатлар туган илләренә кайта башлады. Әфган сугышында хәрби хезмәттә якыннарын югалткан гаиләләргә тирән ихтирам белән мөрәҗәгать итәбез: бер минут тын калып, газизләрегез истәлеген олылыйк. Аларның...

2015 елның 15 февралендә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 26 ел тула. Бу көнне чит-ят җирнең тау-таш араларында адым саен үлем сагалаган мохиттә интернациональ бурычларын үтәгән солдатлар туган илләренә кайта башлады. Әфган сугышында хәрби хезмәттә якыннарын югалткан гаиләләргә тирән ихтирам белән мөрәҗәгать итәбез: бер минут тын калып, газизләрегез истәлеген олылыйк. Аларның якты хатирәсе - безнең күңелләрдә.

Хөрмәтле сугышчы-интернационалистлар, армия хезмәтен кайнар нокталарда үткән райондашлар! Армиянең дәрәҗәсен күтәрүдә, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүдә сезнең өлешегез зур, илгә тугрылыгыгыз һәм сугышчан батырлыгыгыз - яшь буын өчен матур өлге. Рәхмәт сезгә. Инде килер көннәребез якты, күгебез аяз, киләчәгебез тыныч-имин булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау