Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы Кнәз авылында солдат хатлары буенча кичә үтәчәк

Бүген, Ватанны саклаучылар көне алдыннан, Кнәз авылы мәдәният йортында армия сафларында хезмәт итүче солдатлар һәм аларның командирларының хатлары буенча кичә оештырыла. Биредә 1991 елдан бирле дәвам иткән бу чара халык яратып кабул иткән матур гадәткә кергән. Декабрь аенда авылның мәдәният хезмәткәрләре Россиянең төрле почмакларында хезмәт итүче Сосновый Бор, Татарстан, Кнәз...

Реклама

Бүген, Ватанны саклаучылар көне алдыннан, Кнәз авылы мәдәният йортында армия сафларында хезмәт итүче солдатлар һәм аларның командирларының хатлары буенча кичә оештырыла. Биредә 1991 елдан бирле дәвам иткән бу чара халык яратып кабул иткән матур гадәткә кергән.

Декабрь аенда авылның мәдәният хезмәткәрләре Россиянең төрле почмакларында хезмәт итүче Сосновый Бор, Татарстан, Кнәз авылларыннан биш егеткә хат язып җибәргән. Шушы көннәрдә алардан һәм якташларыбызның командирларыннан җавап хатлары килгән. Әйтергә кирәк, хәрби башлыклар безнең егетләр турында бик яхшы фикердә, еш мактыйлар.
Кичәгә көз көне армиядән кайткан егетләр, хәрби бурычын үтәгәндә Һәлак булган солдатларның әти-әниләре, Әфганстан һәм Чечен җирендә хезмәт иткән ир-егетләр чакырулы.
Үз хатларында армиядәге егетләр якыннарына багышлап җыр башкаруларын сораган. Кнәз авылы мәдәният йортының үзешчән сәнгать осталары бик теләп бу үтенечне үтәргә әзерләнә.
Тамашачыларга хат белән бергә килгән армия тормышы тасфирланган фоторәсемнәр дә тәкъдим ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X