Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Тукай районында социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар

Тукай районы администрациясе бинасында социаль хезмәткәрләрне хөрмәтләү тантанасы узды.

Чарада катнашучыларны Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев тәбрикләде. Ул социаль өлкәдә эшләүчеләрнең хезмәтен олы бәяләде. 

"Сез олы йөрәкле кешеләр. Сез өлкәннәргә һәрдаим, көн саен ярдәм итеп торасыз. Бу эшне һәркем эшли алмый. Зур хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм", — дип мөрәҗәгать итте ул җыелучыларга.

Бәйрәмдә "Шәфкать" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Алсу Зыятдинова да чыгыш ясап, һөнәри бәйрәмнең мөһимлеген ассызыклады һәм хезмәттәшләренә изге теләкләрен җиткерде. 

Бәйрәм чарасы дулкынландыргыч мизгел — тармак алдынгыларына мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшыру белән тәмамланды. 

Концерт программасы кысаларында Илзирә, Хәят, Эдуард Вәлиев, Рамил Вадигуллин үзләренең иң матур җырларын башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев