Тукай районында профилактика чаралары узды
Яңалыклар

Тукай районында профилактика чаралары узды

Тукай районы үзәк хастаханәсе медицина хезмәткәрләре балалар травматизмын кисәтү һәм халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча актив эш алып бара.

Үсеп килүче буынның сәламәтлеген саклау максатыннан, Бәтке амбулаториясе хезмәткәре Эльвира Расимовна «Алёнушка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен файдалы лекция уздырды. Ул балаларга урамда һәм өйдә игътибарлы булу, җәрәхәтләрдән ничек саклану һәм куркынычсызлык кагыйдәләре турында кызыклы итеп сөйләде.

Моннан тыш, Эльвира Расимовна «Наркотикларсыз тормыш» дигән лекция белән «Вагон сервис Транс» предприятиесе коллективында да чыгыш ясады һәм өлкәннәргә сәламәт тормыш рәвешенең мөһимлеген искә төшерде.

Фото: Тукай районы үзәк хастаханәсе

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев