Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Туган телебезне саклыйк

Туган телебезне саклау максатыннан бик күп бәйгеләр үткәрелә. Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе моңа ачык мисал. Бу чараның муниципаль этабында урыннар алган укучылар 24 ноябрь көнне Тукай районының Иске Абдул авылына зона этабында чыгыш ясарга бардылар.

Хуҗалар безне бик матур итеп каршы алдылар. Зур матур мәдәният йортында укучылар милли горурлык хисе, зур җаваплылык тоеп, сәнгатьле итеп үзләренең шигырьләрен сөйләделәр. Якташыбыз, Бөтенроссия Татар конгрессының мәдәният комитеты җитәкчесе Алмаз Нургалиев бәйге алдыннан тагын бер кат аның шартлары белән таныштырды, укучыларга уңышлар теләде. 
Район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифасын башкаручы Илфак Бариев та үзенең чыгышында  укучыларга ышанычын белдерде.
Мәртәбәле жюри әгъзаларының да күпчелеге актанышлылар булуы безгә зур җаваплылык өстәде. Укучыларыбыз бик матур чыгыш ясадылар. 
Бәйгенең зона этабын оештырып, безне җылы итеп каршы алган Татар конгрессына, Тукай районы башлыгы Фаил Камаевка һәм аның урынбасарларына, район китапханәсе хезмәткәрләренә зур рәхмәт.
Финалга узган укучыларыбызга уңышлар телим. Мин ышанам: туган телен яраткан, милли тәрбия алган бала тәрбияле булыр. 

Зарима Җиһангирова, 
Актаныш районы Югары Яхшый авылы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев