Чаллы Дәүләт педагогия университетында чит ил студентлары ассоциациясе барлыкка килә.
Ул читтән килеп укучыларны көнкүреш шартларына, укыту процессларына яраклаштыру һәм социаль-психологик киеренкелекне булдырмый калу өчен кирәк, диләр белгечләр. Хәзер Чаллы университетында Төрекмәнстаннан килгән 300дән артык студент белем ала. Киләчәктә чит илләрдән килеп укучыларның саны артырга да мөмкин.
Нет комментариев