3 июльдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә дип хәбәр итә синоптиклар.

Төбәктә явым-төшемнәр күзәтелми. Җил төньяк-көнбатыштан, көн дәвамында көньяк-көнбатышка күчә, тизлеге секундына 4–9 метрга җитә. Төнлә һава температурасы +10..+15˚ булачак. Көндез исә температура +25..+30 градуска кадәр җылытачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Нет комментариев