Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Карточкадагы акчаны ничек югалтмаска?

Соңгы вакытта Тукай районында гражданнарның банк карточкаларыннан акча урлау очраклары күзәтелә башлады. Мошенниклар "Мобиль банк" хезмәте аша гражданнарның банк карточкаларына төшкән акчаларын бүтән счетларга күчерү операциясен өйрәнгәннәр. Бу беренче чиратта кәрәзле телефоннарга әлеге акчаларны күчереп, аннан соң аларны алу белән аңлатыла. Шул сәбәпле эчке эшләр бүлеге гражданнардан үз банк карточкаларында...

Соңгы вакытта Тукай районында гражданнарның банк карточкаларыннан акча урлау очраклары күзәтелә башлады. Мошенниклар "Мобиль банк" хезмәте аша гражданнарның банк карточкаларына төшкән акчаларын бүтән счетларга күчерү операциясен өйрәнгәннәр. Бу беренче чиратта кәрәзле телефоннарга әлеге акчаларны күчереп, аннан соң аларны алу белән аңлатыла. Шул сәбәпле эчке эшләр бүлеге гражданнардан үз банк карточкаларында сакланучы акчаларга аеруча игътибарлы булуны сорый. Моның өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк.

- Чит кешеләргә, алар үзләрен банк хезмәткәре дип танытсалар да, конфиденциаль мәгълүматларны әйтмәскә. "900" кыска номеры аша килгән хәбәрләргә шәхси мәгълүматларны әйтеп җавап бирмәскә.

- Телефоныгыздагы һәм компьютерыгыздагы антивирус программасын гел яңартып торыгыз.

- Интернет-банк сайтына бары тик сезгә кирәкле банкның рәсми сайты аша гына чыгыгыз, адресның дөреслегенә инаныгыз.

-Интернет-кибетләр аша әйберләр сатып алганда, моның өчен каралган махсус картаны гына файдаланыгыз, таныш интернет кибетләргә генә ышаныгыз.

- Беркемгә һәм беркайчан ПИН-кодны әйтмәгез, банк картасын аерым урында йөртегез (кошелекка тыгып йөртмәгез, онытылып калу куркынычы бар).

- Чит кешеләргә банк картагыздан файдаланырга рөхсәт итмәгез.

Реклама

- Әгәр, банк картагыз югалганда яки аның турында мәгълүматларның читкә чыгуына шик, кичекмәстән картагызны яптыруны сорагыз.

- Сорау туганда банк картасында күрсәтелгән номер белән банкка шалтыратып кына киңәшләшегез.

- Билгесез счетларга акча күчермәгез.

- "Мобиль банк" белән идарә итү өчен операция системасы булмаган аерым кәрәзле телефон тотыгыз.

- "Мобиль банк" кушылган абонент номерын алыштырганда, банкка килеп бу номердан хезмәт күрсәтүне туктатуны сорап гариза языгыз.

Әлеге кагыйдәләрне үтәгәндә банк картасыннан акчалар югалуга чик куярга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X