Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Калмашта очрашу 

3 декабрь көнне Калмаш авылында инвалидлар декадасы кысаларында очрашу-концерт узды. Очрашуда пенсия фонды, социаль яклау һәм район үзәк дәваханәсе белгечләре катнашты. Теләге булган һәркем үзен борчыган сорауны бирә һәм белгечтән җавап ала алды. Авыл өлкәннәре өчен сый-нигъмәтләр, кайнар чәй белән өстәл әзерләнгән иде.

Килгән кунаклар алдында район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов һәм авыл җирлеге җитәкчелеге чыгыш ясады. Мәктәп укучылары исә үзләренең концерт программаларын әзерләгәннәр иде. Авылыбызның җырчысы Рәкия Ибраһимова дәртле җырларын башкарды. Аннары Гүзәлия Закирова, Вәсилә Мөхәммәдьярова үзләренең хикәяләрен укыды, ә Любовь Косенко рус телендә үз җырларын башкарды. Авылның гармунчылары Илнар Кашапов һәм Мөнәвир Мөсәвиров биючебез Гөлшат Латфуллина белән бөтен залны биеттеләр. Авыл халкы кушылып җырлады, гармун тавышлары астында биеде. 
Авыл өлкәннәре бүләкләр алып, үзләренең авыруларын, борчуларын онытып, өйләренә таралышты. Һәрберсе очрашудан күтәренке кәеф һәм шатлык алып китте.
Мондый чараны оештыручыларга зур рәхмәт әйтәсе килә. Игътибарыгыз, кайгыртучанлыгыгыз, сый-хөрмәтегез, җылы кабул итүегез һәм кунакчыллыгыгыз өчен рәхмәт сезгә! 

Екатерина СМОЛЬКОВА.
Калмаш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев