Тукай районында балигъ булмаган Эльназ Сафинны эзләү буенча коткару операциясе уңышлы тәмамланды. 26 майдан бирле кайда булуы билгесез булган малай исән-сау табылды.
Үсмер сишәмбе көнне мәктәптәге бәйрәм чараларыннан соң автобус белән туган авылы Куадыга кайтып җиткәч югалган иде. Аны эзләүгә полиция хезмәткәрләре, волонтерлар һәм җирле халык шунда ук кушылды.
Нет комментариев