Яхшы күршең булу үзе зур бәхет диләр
Яңалыклар

Яхшы күршең булу үзе зур бәхет диләр

Менә өченче ел инде без күршеләребез белән ямьле җәй кичләрендә җыелышып бәйрәм итәбез.

Бәйрәм буласы урынны ир-егетләребез алдан ук үләннәрен чабып, чистартып әзерләп куйдылар. Кунаклар килгәнче чәчәкләр белән бизәп, өстәлләр, утырырга урыннар әзерләдек. Өстәл тулы сый-хөрмәт, тәмле коймак, хуш исле бал белән самавыр чәе эчеп  бик озак сөйләшеп утырдык, биедек, җырладык.

Киләсе елларда да исән-сау булып очрашырга насыйп булсын дип, оештыручыларга рәхмәтләр әйтеп таралыштык.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев