Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гөлназ Сираевадан – Яңа ел концертлары

Якташыбыз Гөлназ Сираева райондашлар һәм кайткан кунакларны декабрь һәм гыйнвар аенда узачак концертларына чакыра. Тамашачы белән очрашуларның беренчесе 20 декабрьдә әтисенең туган авылы Күзкәйдә үтә. Концертлар 3 гыйнварда - Боерганда, 4 гыйнварда - Яңа поселогында, 6 гыйнварда Бикләндә була. Яраткан җырчыбыз тамашачылар арасында популярлашып өлгергән «Туганлыкларның көче», «Кайтабыз да, китәбез»...

Якташыбыз Гөлназ Сираева райондашлар һәм кайткан кунакларны декабрь һәм гыйнвар аенда узачак концертларына чакыра. Тамашачы белән очрашуларның беренчесе 20 декабрьдә әтисенең туган авылы Күзкәйдә үтә. Концертлар 3 гыйнварда - Боерганда, 4 гыйнварда - Яңа поселогында, 6 гыйнварда Бикләндә була. Яраткан җырчыбыз тамашачылар арасында популярлашып өлгергән «Туганлыкларның көче», «Кайтабыз да, китәбез» кебек җырлар белән бергә яңаларын да башкарачак. Сәхнәдә иҗатташ дуслары - яшь җырчы Артур Салихов, биюче Гүзәл Йосыпова, нәфис сүз остасы Илфат Аскаровларның чыгыш ясавы көтелә. Концертларга рәхим итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев