Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әфганстан – төзәлмәслек җан ярасы

Безнең туган авылыбыз Яңа Байларда Әфган сугышы ветераннары катнашында зур чара үтте: 3 июль көнне бертуган абыебыз Илдус Бәдертдинов истәлегенә ул яшәгән йортка истәлек тактасы куелды.  

Абыебыз Илдус Хәниф улы Бәдертдинов хәрби бурычын Әфганстанда үтәп кайткан ветеран иде. Армия хезмәтен тутырып кайтканнан бирле туган нигезебездә яшәде,  «Ярыш» хуҗалыгында эшләде. Көчле рухлы, сабыр һәм тыйнак холыклы, аз сүзле кеше иде. Әфганстан җирендә күргәннәре турында беркайчан ачылып сөйләгәне булмады, бары: «Мин бармасам, башка кеше барган булыр иде», – диюдән узмады.

Әйе, Илдус абый турында, ни кызганыч, «иде» дип, үткән заманда сөйләргә туры килә, быел 31 январьда ул вакытсыз гүр иясе булды.

Абыйның истәлеген мәңгеләштерү эшен беренчеләрдән булып авылыбыз кияве Илһам Вафин башлап җибәрде. Аны Күзкәй авылы кияве Кирам абый хуплап алды, һәм башка әфганчы ветераннар ярдәме белән әлеге изге эшне башкарып чыгу мөмкин булды. Аларга чын йөрәктән җылы рәхмәтебезне җиткерәбез. Алдагы көннәрдә сәламәтлек телибез.

Авылыбыз зур түгел, ләкин кешеләре тату һәм бердәм. Истәлек тактасын ачу тантанасына бик күп кеше җыелды. Илдус абый турында бик җылы сүзләр әйттеләр.

Без, Илдус Бәдертдиновның сеңелләре, әфганчы ветеран абыебыз истәлеген мәңгеләштерүдә ярдәм күрсәткән, аны җылы итеп искә алган Тукай районы хәрби хәрәкәтләр ветераннары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айбулат Якуповка, Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәевка, авылыбызда күп еллар бригадир булып эшләгән Әзһәр абый Габделхаковка, изге догаларын җиткергән авыл муллаларына, шушы мәгънәле чарага үзләренең өлешләрен керткән мәдәният хезмәткәрләренә, йөрәкләргә үтеп керердәй җырларын башкарган Рөстәм абый Әхмәтхановка, Күзкәй урта мәктәбе укытучысы Айзирә Габдуллинага, кечкенә җырчы кызга һәм мәктәп укучыларына, абыебызны хөрмәт итеп җыелган  барлык авылдашларга, күршеләргә бик зур рәхмәтебезне җиткәрәбез. Аллаһы тәгалә сезгә сәламәтлек, җан тынычлыгы, иман байлыгы бирсен. Эшләгән изгелекләрегез үзегезгә әйләнеп кайтсын. Барыбызның да кылган догаларыбыз барып ирешсен, һәм Илдус абыебызның рухы шат булсын иде.

          Аяз көнне яшен суккан кебек,

Кинәт киттең, абый, арадан.

Без дә шушы йортта туып-үсеп,

Очкан идек шушы оядан.

Әткәй-әнкәй бакыйлыкка күчкәч,

Яшәдең син безне кайгыртып.

Якты, җылы мохит булдырдың син,

Сагынганда очып кайтырлык.

Мең-мең рәхмәт сиңа, абый җаным,

Әткәй-әнкәй рухын сакладың.

Авыл халкы, якыннар алдында

Нәсел агачыбыз сакладың.

Илдус абый, сине яратабыз,

Син яшәрсең мәңге күңелдә.

Сине югалтудан җан сызлана,

Йөрәкләрдән кан-яшь түгелә.

Урының булсын җәннәт түрләрендә,

Якты, нурлы булсын гүрләрең.

Күңелебездә мәңге син яшәрсең,

Яшәештә безгә үрнәк булып,

Иман нурын мулдан чәчәрсең.

Илдус Бәдертдиновның бертуган сеңелләре Илгизә белән Илсөяр.

Яңа Байлар авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев