Чаллыда Сабан туе өч зур юбилейны берләштерәчәк
Быел Сабан туе бәйрәме аеруча масштаблы һәм бай булырга вәгъдә итә. Шәһәр халкы һәм кунаклар өчен әзерләнгән программа милли мәдәният байлыгын, халыклар бердәмлеген һәм төп юбилей даталарын: Габдулла Тукайның тууына 140 ел, Яр Чаллы шәһәренә 400 ел һәм беренче КАМАЗ йөк автомобиле чыгарылуга 50 ел тулуны чагылдыра.

12 июньдә сәгать 11:00дә шәһәр Ипподромында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен традицион Сабан туе узачак. Кунаклар өчен «Сабан туе – дуслык бәйрәме» концерт программасы, шулай ук традицион халык уеннары һәм спорт ярышлары әзерләнгән.
Төп тантаналар 13 июньдә өч мәйданчыкта узачак: «Яр буе» паркының кече майданы, шәһәр Ипподромы һәм үзәк майдан. Сәгать 10:00 дә «Яр буе» паркында стильләштерелгән «Авыл» эшли башлаячак, анда кунаклар Яр Чаллыда яшәүче халыкларның традицияләре белән танышачак.

«Яр буе» паркының кече майданында «Әкият» мәйданчыгы ачылачак, анда балалар өчен спорт уеннары һәм ярышлар узачак. Балалар үзләрен милли уеннарда сынап карый алачак: капчыкта йөгерү, чүлмәк вату, кашык белән йөгерү. Балалар арасында милли көрәш буенча җиңүчене сарык белән бүләкләячәк. Кечкенә кунакларны шулай ук мастер-класслар, аквагрим һәм яшь артистлар чыгышлары көтә.
Сәгать 11:00да үзәк майданда өч юбилейга багышланган «Сабан туе – туган җир хәзинәсе» театральләштерелгән программа башланачак. Тамаша тәмамланганнан соң «Кунел» радиосының татар эстрадасы йолдызлары катнашында концерт программасы булыр дип көтелә.

Шәһәр Ипподромында масштаблы ат спорты ярышлары, шул исәптән Яр Чаллы шәһәре Мэры Кубогына узышлар планлаштырылган. Аларда Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Ульяновск өлкәсе, Марий-Эл, Самара өлкәсе һәм Пермь краеннан спортчылар катнашачак.
Сабан туеның иң күркәм өлеше – милли көрәш. Хәзерге көндә 400дән артык спортчы гариза биргән. Финал якынча 17:00 дә башланачак. «Сабан туе — 2026» абсолют батыры сарык һәм спонсор «Авто-1» компаниясеннән Лада Веста автомобиле белән бүләкләнәчәк.

Кич белән «Прибрежный» паркы майданында популяр артистлар катнашында концерт узачак. Чаллылылар өчен Татарстан Республикасының халык артисты Равил Галиев, Татарстан Республикасының атказанган артистлары Фёдор Кузнецов, Лилия Букеева, Гөлдания Хәйруллина, шулай ук Айдар-Алмаз Юнысовлар, Илмира Нәгыймова, «Эссе» һәм «Айфара» төркемнәре һәм башка эстрада йолдызлары җырлыячак. Бәйрәмне Татарстан Республикасының халык артисты Гүзәл Уразованың чыгышы тәмамлаячак, дип языла Чаллы шәһәренең рәсми сайтында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев