16 майга каршы төндә Чаллы шәһәренең Авторемонт урамында зур янгын чыккан. Янгын турында хәбәр Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының оператив дежур хезмәтенә 02:46 сәгатьтә «Глонасс-112» системасы аша килеп ирешкән.
Беренчел мәгълүматларга караганда, ачык мәйданда сакланган полимер продукциягә ут капкан. Янгын мәйданы 6 мең квадрат метрдан артып киткән.
Янгынны сүндерүгә барлыгы 70 кеше һәм 23 техника берәмлеге җәлеп ителгән. Шуларның 55е — Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, 14е — махсус техника, шул исәптән ун янгын автоцистернасы.
Ашыгыч хезмәтләр мәгълүматлары буенча, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
Фото: ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Баш идарәсе
Нет комментариев