18 июньдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, дип хәбәр итә синоптиклар.

Көндез кайбер районнарда яңгыр явуы көтелә. Урыны белән яшенле яңгыр, көндез боз явуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан 5–10 м/с белән исәчәк, урыны белән көчәйгәндә 15–20 м/с кадәр җитәргә мөмкин. Һава температурасы төнлә +10..+15°, көндез +21..+26 градус булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре.
Нет комментариев