Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алдан тавыш бирү - мөһим

“Татарстан совхозы“ поселогының мәдәният йортында урнашкан 16.060.04 санлы исәпләү учатогына иртәдән үк сайлаучылар җыелган. Әлеге участок бермандатлы Зәй округына караган. Монда Комсомолец, Шилнәбаш, Новотроицкое, Кнәз җирлекләрендә яшәүчеләр теркәлгән. Тавыш бирү иртәнге 8дә башланды. Ял көне булуга карамастан, әлеге сәяси вакыйгага авыл халкыны зур активлык һәм кызыксыну күрсәтте.Алдан тавыш бирү - Дәүләт Думасына сайлауларда катнашу өчен кандидатларны сайлау. Биредә “БЕРДӘМ РОССИЯ“ партиясенең сайлау алды исемлеге төзелә. Кандидатның башлангыч тавыш бирүдә уңышлы катнашуы кандидатны партиядән чыгару өчен мәҗбүри шарт булып тора. “БЕРДӘМ РОССИЯ“ – илнең төп сәяси көче. Аның сафларында төрле тармакларның иң яхшы вәкилләре. Әмма сайлаучыларның иң иңнәр өче тавыш бирү мөмкинлеге бар. Нәкъ шуның өчен алар исәпләү участокларына килделәр.

Эльвира Драгунова, Новотроицкое поселогы фельдшеры:

Дәүләт Советы депутатлары яшьләрне эшкә урнаштыруга игътибар итсеннәр иде. Бу сорау бүген бик актуаль. Әйтик, улым Сәүдә-технологик институтны тәмамлады һәм үзенең белгечлеге буенча эшкә урнаша алмый.  Беренчедән, бөтен җирдә эш тәҗрибәсе сорала.  Яшь белгечнең тәҗрибәсе каян булсын ди?  Моның өчен һөнәри юнәлеш бирү эшен көчәйтергә кирәк.  Кайсы эш кирәкле һәм файдалы икәнен балаларга ныклап аңлату кирәк. Кеше эйтмешли, планлы эш кирәк. Һөнәр сайлауга карап кешенең алдагы тормышы да билгеләнә.

Шулай ук, халык ышанычлылары авыл хуҗалыгы тармагын күтәрүгә игътибар итсен. Безнең элек “Новотроицкое“ совхозы бар иде. Халык шунда эшләде. Иртәгәсе көнгә ышанычлары булды. Шөкер, хәзер дә фермерлар бар. Аларның эшләре җиңел түгел. Алсыз-ялсыз эшлиләр. Безне азык-төлек белән тәэмин итәләр. Аларга хөкүмәт ярдәм итсен иде.

Владимир Фролов, Шилнәбаш авылыннан:

-  Безнең районда торак төзелеше актив алып барыла. Монысы уңай күренеш. Ә менә инфраструктура – инженерлык челтәрләре төзелеше буенча артта калабыз. Юллар буенча да. Яңа сайланган депутатлар әлеге мәсьәләне хәл итүне кулларына алсыннар иде. Территорияләрдә төзелеш алып баруның төгәл системасы эшләнсен.Алар белән берлектә тагын да зуррак күрсәткечләргә ирешербез. Мин бүген алдан тавыш бирүдә катнашкан тукайлыларга рәхмәтемне белдерәм. Мондый активлык безнең сәяси яктан өлгергәнлегебез турында сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев