Җәйләү авылында зур Троица бәйрәме оештырылачак
Яңалыклар

Җәйләү авылында зур Троица бәйрәме оештырылачак

Җәйләү авылында Троица («Тройсын») бәйрәме уңаеннан зур халык уены оештырыла: кунакларны җанлы музыка, күңелле биюләр һәм тәмле пылау көтә.

Бу якшәмбедә, 31 майда, Тукай районының Җәйләү авылында Троица бәйрәме узачак. Җирле халык өчен бу көн аеруча кадерле, чөнки Троица — авылның иң зур һәм төп бәйрәме булып санала.

«Барыгызны да халык уеннарына чакырабыз! Биредә җанлы музыка яңгыраячак, күңелле биюләр булачак, шулай ук кунакларны тәмле пылау белән сыйлаячаклар. Әйдәгез, җәйне бергә каршы алыйк, җылы мохиткә чумыйк һәм гореф-гадәтләребезне саклап калыйк. Барыгызны да көтеп калабыз!» — дип хәбәр итә чараны оештыручылар.


Нет комментариев