Синоптиклар фаразы буенча, бүген, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә.

Кайбер урыннарда кыска вакытлы яңгыр көтелә. Көндез аерым районнарда яшенле яңгыр, урыны белән боз явуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан 5–10 м/с белән исә, көндез көчәйгән вакытта 15–18 м/с кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +10..+15˚ булачак. Көндез температура +21..+26 градусны тәшкил итәчәк.
Нет комментариев