Иске Дөреш авылы балалары СВОдагы солдатлар өчен шифалы чәй әзерли
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Иске Дөреш авылы балалары СВОдагы солдатлар өчен шифалы чәй әзерли

Җәйге каникуллар чорында Иске Дөреш авылы яшьләре һәм мәктәп балалары зур теләк белән махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләр өчен шифалы үлән чәйләре әзерләү эшенә кушылды.

Балалар каникул вакытын файдалы эшкә багышларга карар кылган. Авыл халкы тарафыннан алдан җыелып, киптерелгән мәтрүшкә, бөтнек, каен җиләге һәм кура җиләге яфраклары кебек шифалы үләннәрне яшь волонтерлар махсус фильтр-пакетларга тутыралар.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев