Хәбәрләр тег белән яңалыклар
-
Балаларга бушлай хокукый ярдәм күрсәтелә
20 ноябрьдә балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. Безнең районда ул ике этапта уза. Аның беренчесе гомуми белем бирү учреждениеләрендә - 19 ноябрьдә сәгать 8.00дә Мәләкәс мәктәбендә, 9.00да - Новотроицкоеда, 18.00дә - Кнәз һәм Яңа поселогы мәктәпләрендә үтә. Икенче этап 20 ноябрь көнне 14.00 сәгатьтә район Башкарма комитетының юридик бүлегендә...
-
Көзге чакырылышның беренче егетләре юлга кузгалды
Бу атнада дүшәмбе көнне районнан көзге чакырылышның беренче ике егете - Круглое Поледан Сергей Вихорев һәм Мәләкәстән Руслан Нестеров хәрби хезмәткә китте. Алар Мәскәү янындагы хәрби частька җибәрелер дип көтелә. Киләсе озату 14 ноябрьдә булачак. Анда районның өч егете юлга кузгалыр дип планлаштырыла. Хәрби комиссариатка көзге чакырылышта районнан барысы 30...
-
Ноябрь бәйрәмнәрендә 4 көн ял итәбез
Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 112нче маддәсе нигезендә, 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне - эшләми торган бәйрәм көн. 6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне. Россия Хөкүмәтенең 2013 елның 28 маенда чыккан «2014 елда ял көннәрен күчерү турында»гы 444нче санлы карары нигезендә, 2014 елның 24 февралендәге (дүшәмбе) ял көне 3...
-
Салкынайта
Синоптиклар хәбәр итүенчә, бүген, 22 октябрьдә, болытлы һава, кар, көндез -6, төнлә -8 градус салкын. Басым 740 мм тк.баг., җил көньяк-көнчыгыштан 6-9 м/с. Һаваның дымлылыгы 73%. Магнит кыры тотрыксыз. Иртәгә, 23 октябрьдә, болытлы һава, көндез -12, төнлә -15 градус салкын булуы көтелә. Басым 753 мм тк. баг., җил төньяк-көнбатыштан 4-6...
-
Сосновый Бор поселогында авыл спортчылары көч сынашты
Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында муниципаль районның III спартакиадасы үтте. Ул Авыл хужалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышлап оештырылган иде. Спартакиадада «Гигант», «Вилданов», «Кама-Бекон», «Биклән» һәм Сәйдәшев исемендәге хуҗалыклар, «Чаллы-Бройлер» җәмгыяте эшчеләре һәм Теләнче Тамак авылы хезмәтчәннәре катнашты. Көрәш, өстәл теннисы, армспорт, гер күтәрү, яткан килеш ату, аркан...
-
Гражданлык оборонасы айлыгы үтә
Гражданлык оборонасының 82 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, республикада гражданнар оборонасы айлыгы үтә. Әлеге айлык кысаларында октябрь башыннан районда бу юнәлештә укулар, эвакуация комиссияләре утырышлары һәм башка төрле шундый чаралар үтте. Максаты - гражданлык оборонасы көчләренең һәм идарә итү аппаратының халык куркынычсызлыгын тәэмин итүдә оборонаның беренчел чараларын оештыруга әзерлеген тикшерү, дип...
-
Районның «Иң төзек хуҗалык»лары билгеле булды
Район күләмендә ике ай дәвамында барган «Иң төзек хуҗалык» бәйгесенә күптән түгел йомгак ясалды. Әлеге конкурска 8 авыл җирлегеннән барлыгы 42 хуҗалык гариза бирде. Бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр итеп Круглое Поле поселогыннан Кучеровскийлар, Калмаштан Рахматулловлар һәм Суровка авылыннан Фәрхетдиновлар гаиләсе табылды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы исә авыл җыеннарында үтәчәк дип көтелә.
-
Кышка кергәндә бакча йортларында урлаулар арта
Район территориясендә 65 бакчачылык ширкәте бар. Алардагы йортлардан әйбер урлау буенча 45 җинаять эше кузгатылган. Хокук бозулар «Нектар», «Дизелист», «Лазурный» һ.б. бакчачылык ширкәтләрендә еш теркәлә, дип хәбәр иттеләр район буенча Эчке эшләр бүлегендә. Дача сезоны тәмамлангач, көздән кышка кергәндә караклар аеруча актив эшли башлый. Хуҗалар өйләренә таралышкач, буш калган йортларга...
-
Өлкәннәр шахмат һәм шашка уйнады
Иске Дөреш мәдәният йортында районның хөрмәтле кешесе, ветеран-чемпион Хәйдәр Әгъләметдинов истәлегенә багышланган шахмат-шашка ярышлары үтте. Авыл җирлеге хезмәткәрләре кунакларны якты йөз, тәмле чәй белән каршы алдылар. Иң башлап Хәйдәр Әгъләметдиновны искә алу чарасы узды. Аңа карата бик күп җылы сүзләр әйтелде, кунаклар ветеран-чемпион турындагы истәлекләрен яңарттылар. Аннан соң башланып киткән...
-
Шатлык бүләк иттеләр
Әҗмәкәй авылында истәлекләргә бай, матур кичә үтте. Ул җирлек башлыгы Марат Фазылҗанов һәм «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамовның җылы котлау сүзләре белән башланып китте. Аннан авылыбызның имамы Әндерҗан абый дога укыды һәм авылдашларын көзге бәйрәм белән котлады. Өлкәннәргә игътибар, җылы сүз, шатлык бүләк итү, аларга игътибарлы, мәрхәмәтле булу - безнең...
-
Өлкәннәрнең күңелен күрделәр
Яңа поселогы мәдәният йортында Өлкәннәр көне уңаеннан «Кереп барам гомер көзләренә» дип исемләнгән чара үтте. Бәйрәм яшь пенсионерларны өлкәннәр сафына кабул итеп, дипломнар тапшыру белән башланып китте һәм җыр, бию, нәфис сүз осталары чыгышлары белән үрелеп барды. Авыл үзешчәннәре бу юлы да Яңа поселогы халкы өчен сюрприз әзерләгәннәр иде: «Ахирәтләр»...
-
Круглое Поленың иң булган әбиен сайладылар
Өлкәннәр көне уңаеннан Круглое Поледа «Супер әби - 2014» конкурсы булды. Поселокта төрле милләт вәкилләре тату һәм дус яши. Әлеге бәйгегә дә алар бердәм булып килгәннәр иде. Әбиләр төрле конкурсларда көч сынаштылар. «Әбием тәмнүшкәсе» бәйгесендә алар үзләренең иң яраткан ризыкларын тәкъдим иттеләр. «Әби - хуҗабикә»дә башкорт әбисе Әлфия Сафина җиңде....
-
Софья Морозованы Казанда көтәләр
Дүшәмбе көнне Чаллының «Чишмә» халыклар дуслыгы йортында «Безнең йорт - Татарстан» дип исемләнгән республикакүләм этник, мәдәни фестивальнең II зона сайлап алу туры узды. Кнәз авылыннан Софья Габдуллина әлеге турда актив катнашты. Аның чыгышын жюри югары бәяләде. Шулай итеп, райондашыбыз ноябрь башында фестивальнең Казан шәһәрендә үтәчәк йомгаклау гала-концертында чыгыш ясаячак.
-
Мусабай-Заводта җиңел атлетика буенча ярышлар үтте
Мусабай-Завод урта мәктәбе территориясендә җиңел атлетика буенча район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә ярышлар үтте. Иске Абдул, Биклән, Кнәз, Яңа Бүләк, Мусабай-Завод, Борды, Иштирәк авыллары һәм Круглое Поле поселогы урта мәктәпләреннән барлыгы 55 яшүсмер катнашты. Алар йөгереп килеп озынлыкка сикерү, кыска һәм озын дистанциягә йөгерү, туп ату буенча көч...
-
Социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартырга уйлаучыларга 1 октябрьгә кадәр гариза бирергә кирәк
Федераль ташламаларга ия гражданнарның социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалану хокукы да, шул ук вакытта аннан баш тарту хокукы да бар. Законда шулай ук социаль хезмәтләр җыелмасының бер өлешеннән генә баш тарту һәм аны акчалата алу да каралган. Социаль хезмәтләр жыелмасы 2014 елның 1 апреленнән айга 881 сум 63 тиен тәшкил итә....