Бу атнада дүшәмбе көнне районнан көзге чакырылышның беренче ике егете - Круглое Поледан Сергей Вихорев һәм Мәләкәстән Руслан Нестеров хәрби хезмәткә китте. Алар Мәскәү янындагы хәрби частька җибәрелер дип көтелә. Киләсе озату 14 ноябрьдә булачак. Анда районның өч егете юлга кузгалыр дип планлаштырыла.
Хәрби комиссариатка көзге чакырылышта районнан барысы 30...
Бу атнада дүшәмбе көнне районнан көзге чакырылышның беренче ике егете - Круглое Поледан Сергей Вихорев һәм Мәләкәстән Руслан Нестеров хәрби хезмәткә китте. Алар Мәскәү янындагы хәрби частька җибәрелер дип көтелә. Киләсе озату 14 ноябрьдә булачак. Анда районның өч егете юлга кузгалыр дип планлаштырыла.
Хәрби комиссариатка көзге чакырылышта районнан барысы 30 егетне хәрби хезмәткә җибәрү бурычы куелган. Алардан «С» категорияле машина йөртүчеләрдән - 12 кеше, югары белемлеләрдән 6 кеше сорала. Озатулар 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Шулай ук чакырылыш комиссияләре эшен дәвам итә. Аларга бу юлы барысы 349 егет чакырылган. Шуларның 150се килгән, 54е чакыру кәгазен алып та килеп йөрүне кирәк санамаган. 145 егеткә аны тапшыру бөтенләй мөмкин булмаган.
Чакыру кәгазен алып та комиссиягә килмәүче һәм повестканы тапшыру мөмкин булмаган егетләр һәр авыл җирлегендә диярлек бар. Чакырылышны сыйфатлы итеп үткәрүгә комачау итүче сәбәпләр итеп Яр Чаллының Комсомол районы һәм Тукай районы бүлеге хәрби комиссары Рәис Юнысов документлар әзерләүче һәм хәбәр бирүче техник хезмәткәрләрнең, чакырылыш чараларын үткәрүне тәэмин итү өчен полиция хезмәткәренең, егетләрне комиссариатка алып килү өчен автотранспортның булмавын билгеләп үтә.
Контракт буенча хәрби хезмәткә җибәрү планын үтәү өчен дә шактый тир түгәсе бар әле. 2014 елга районда 12 кеше белән килешү төзү бурычы куелган. Әлегә 4 кенә ир-егет хәрби частьларга юл алган. Шулай булгач, елның калган ике аена 4әр кеше туры килә.
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
Нет комментариев