Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Круглое Поленың иң булган әбиен сайладылар

Өлкәннәр көне уңаеннан Круглое Поледа «Супер әби - 2014» конкурсы булды. Поселокта төрле милләт вәкилләре тату һәм дус яши. Әлеге бәйгегә дә алар бердәм булып килгәннәр иде. Әбиләр төрле конкурсларда көч сынаштылар. «Әбием тәмнүшкәсе» бәйгесендә алар үзләренең иң яраткан ризыкларын тәкъдим иттеләр. «Әби - хуҗабикә»дә башкорт әбисе Әлфия Сафина җиңде....

Өлкәннәр көне уңаеннан Круглое Поледа «Супер әби - 2014» конкурсы булды. Поселокта төрле милләт вәкилләре тату һәм дус яши. Әлеге бәйгегә дә алар бердәм булып килгәннәр иде. Әбиләр төрле конкурсларда көч сынаштылар. «Әбием тәмнүшкәсе» бәйгесендә алар үзләренең иң яраткан ризыкларын тәкъдим иттеләр. «Әби - хуҗабикә»дә башкорт әбисе Әлфия Сафина җиңде. «Бергә - бер» конкурсында әбиләр яраткан артистлары образында чыгыш ясадылар. Хәмдүнә Тимергалиева булган Әдибә Садыйкова бу бәйгедә иң остасы дип билгеләнде. Чуаш милләтеннән булган Вера Фәизова «Иң күңелле әби» булып танылды. Круглое Поленың супер әбие исеме барлык конкурсларда бер адым алдан барган Мария Мосоловага бирелде. Бәйрәм ахырында барлык әбиләр сәхнәгә милли киемнәрдән чыкты, дип яза мәдәният йорты директоры Ф. Шәрипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәбәрләр