Хәбәрләр тег белән яңалыклар
-
Дәүләт техника күзәтчелеге инспекциясендә яңа җитәкче
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының дәүләт техника күзәтчелеге инспекциясе башлыгы вазифаларын башкару Рөстәм Фәһим улы Төхбәтуллинга йөкләнде. Моңа кадәр инспекцияне җитәкләгән Ильяс Мәхмүт улы Гыйлаев лаеклы ялга китте.
-
Авыл җирлекләренең яртысында Инвалидлар ункөнлеге сүлпән үткән
- Сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр турында билгеле бер көннәрдә генә түгел, һәрдаим кайгыртырга кирәк, - диде атналык киңәшмәдә районда узган инвалидлар декадасына йомгак ясап, районның ветераннар оешмасы һәм инвалидлар советы рәисе Гөлфидә Гыйниятуллина. Авыл җирлекләренең күпчелегендә ункөнлекне үткәрүгә җаваплы караганнар - төрле чаралар уздырылган, инвалидларга күчтәнәчләр тапшырылган, вакытлы матбугатка яздырганнар. «Районда...
-
Мәктәпләрдә «Россиядә код сәгате» акциясе үтте
4-12 декабрьдә район мәктәпләрендә «Россиядә код сәгате» акциясе үтте. Әлеге чара информацион технологияләргә кызыксыну арттыру, программалаштыру, IT-белгечләре һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү максактыннан үткәрелде. - Әлеге дөньякүләм акциягә без бөтен мәктәбебез белән кушылдык. Чара барышында балалар белән информацион технологияләргә багышланган видеоролик карадык, шулай ук югары технологияләр турында презентация дә тәкъдим ителгән иде....
-
Торак-коммуналь тармакка, армия хезмәтенә, пенсияләр билгеләүгә кагылышлы сораулар бирделәр
12 декабрьдә үткән Бөтенроссия халыкны кабул итү көнендә райондашлар җитәкчелеккә торак-коммуналь тармакка, армия хезмәтенә, пенсияләр билгеләүгә һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Мәсәлән, Бәткенең Гагарин урамы, 7а йортында яшәүче пенсионер ир-ат фатирдагы температураның түбән булуын белдерде. Бу проблеманы хәл итү максатыннан район Башкарма комитетының төзелеш һәм яшәешне тәэмин...
-
Тахографлар буенча соравың булса, кайнар линиягә шалтырат
Юл йөрү кагыйдәләре пассажирлар йөртүче һәм йөк машиналарында тахографларның булуын мәҗбүри итеп куя. Бу приборларның төрләре, алардан файдалану, хезмәт һәм ял режимын үтәү, машина йөртүчеләрнең карталары һәм тахографларга бәйле башка сораулар булганда, район ЮХИДИ бүлеге 8-800-500-42-23 телефон номеры буенча бушлай кайнар линиягә шалтыратырга чакыра.
-
Балалар Ватан геройлары көнендә сугыш ветераны белән очрашты
Ватан геройлары көнендә Кнәз авыл җирлегенең «Солнышко» балалар бакчасына йөрүче балалар, тәрбияче апалары Валентина Долгова, ветераннар советы рәисе Александр Волков, инвалидлар советы рәисе Николай Самойлов, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергәләп, Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Теплов белән очраштылар, аны бәйрәм белән котладылар, истәлекле бүләкләрен тапшырдылар. Мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга Василий...
-
Машина йөртүчеләр игътибарлы булыгыз: Чаллыда трамвайлар яңа линиядән йөри башлады
Бүген шәһәрдә Яр Чаллы проспекты буенча салынган яңа линия буенча трамвайлар йөри башлый. Хәрәкәт хәзергә өч яңа маршрут буенча булачак. 9, 10, 11нче маршрутлар буенча трамвайлар 3-4 минут саен үтәчәк. 9нчы һәм 10нчы маршрутлар иртәнге сәгать 5тән төнге 11гә кадәр йөриячәк.
-
Хезмәт хокуклары буенча соравың булса, «кайнар линия» телефонына шалтырат
Халыкка хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның хокукларын тәэмин итү максатыннан 11 декабрь көнне 10.00-17.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская «кайнар линия» оештыра. Ул көнне халыкны телефон аша Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау...
-
12 декабрьдә Бөтенроссия халыкны кабул итү көне узачак
Россия Федерациясе Президенты боерыгы нигезендә, 12 декабрьдә - РФ Конституциясе көнендә 12.00дән 20.00 сәгатькә кадәр дәүләт идарәсе һәм җирле үзидарә органнарында Бөтенроссия халыкны кабул итү көне узачак. Район хакимияте бинасында халыкны кабул итү Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46нчы йортның, 116нчы кабинетында оештырылачак. Алдан язылу өчен тел.: (8552) 70-37-82.
-
Лениногорскидан – җиңү белән
Лениногорск шәһәрендә Советлар Союзы Герое Иван Заварыкин истәлегенә багышланган грек-рим көрәше буенча XXXII республика турниры үтте. Ярышларда 1997-2006 елгы яшүсмерләр көч сынашты. Районыбыз данын Круглое Поле һәм Кнәз егетләре яклап чыкты. Үз авырлыклары буенча Нурислам Әхмәдов һәм Азамат Гайнетдинов I урыннарны яуладылар. Егор Имакаев II урынга лаек булды. Егетләрнең тренеры...
-
Янгын чыкса кая шалтыратырга?
Районда дүрт җирле пунктта - Бикләндә, Күзкәйдә, Комсомолец поселогында һәм Теләнче Тамакта янгынга каршы көрәш хезмәте отрядының аерым постлары эшли. Алар унике километр радиустагы авылларны колачлыйлар. Биклән янгын сүндерү депосы Биклән, Бәтке, Мәләкәс, Круглое Поле, Иштирәк авыл җирлекләренә хезмәт күрсәтә. Постка 79-27-47 телефоны аша шалтыратырга була. Күзкәй депосы Күзкәй, Боерган,...
-
Армиягә чакырылучылар өчен «кайнар линия» эшли
Хәрби хезмәткә чакырылучы гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү, аларга хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан, 21 ноябрьдә, иртәнге сәгать 9дан кичке 4кә кадәр, район халкы өчен «кайнар линия» эшләячәк. Борчыган сораулар, бәхәсле очракларны хәл итү мәсьәләсе белән 8 (843) 236-40-17, 8 (843) 236-40-98, 8 (843) 236-40-62 телефон номерлары аша шалтыратып Татарстан Республикасында...
-
Мәктәпләрдә парламент дәресләре бара
19-21 ноябрь көннәрендә район мәктәпләренең һәрберсендә парламент дәресләре уза. Алар, нигездә, өлкән сыйныфларда үткәрелә. Дәресләрне тарих, җәмгыять белеме укытучылары әзерли, чарада шулай ук район Советы, авыл җирлеге депутатлары катнашып, укучылар белән әңгәмәләр үткәрәләр, сорауларына җавап бирәләр. Бу чара «Монда законнар туа» дигән баш астында уза. Быелгы дәресләр ТР Дәүләт Советының...
-
Балаларга бушлай хокукый ярдәм күрсәтелә
20 ноябрьдә балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. Безнең районда ул ике этапта уза. Аның беренчесе гомуми белем бирү учреждениеләрендә - 19 ноябрьдә сәгать 8.00дә Мәләкәс мәктәбендә, 9.00да - Новотроицкоеда, 18.00дә - Кнәз һәм Яңа поселогы мәктәпләрендә үтә. Икенче этап 20 ноябрь көнне 14.00 сәгатьтә район Башкарма комитетының юридик бүлегендә...
-
Комсомолецта ике егетне армиягә озаттылар
Комсомолец поселогы үзенең ике егетен - Илфат Әхтәмовны һәм Илмир Хәертдиновны зурлап армиягә озатты. Поселокның мәдәният йортына егетләрнең туганнары, дуслары, сыйныфташлары җыелган иде. Озату кичәсе бик җылы һәм күңелле үтте: әти-әниләр улларына үзләренең үтемле киңәшләрен бирде, дуслары да яхшы теләкләрен җиткерде, кызлары көтәргә вәгъдә бирде. Егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеген тикшерү...