Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл җирлекләренең яртысында Инвалидлар ункөнлеге сүлпән үткән

- Сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр турында билгеле бер көннәрдә генә түгел, һәрдаим кайгыртырга кирәк, - диде атналык киңәшмәдә районда узган инвалидлар декадасына йомгак ясап, районның ветераннар оешмасы һәм инвалидлар советы рәисе Гөлфидә Гыйниятуллина. Авыл җирлекләренең күпчелегендә ункөнлекне үткәрүгә җаваплы караганнар - төрле чаралар уздырылган, инвалидларга күчтәнәчләр тапшырылган, вакытлы матбугатка яздырганнар. «Районда...

- Сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр турында билгеле бер көннәрдә генә түгел, һәрдаим кайгыртырга кирәк, - диде атналык киңәшмәдә районда узган инвалидлар декадасына йомгак ясап, районның ветераннар оешмасы һәм инвалидлар советы рәисе Гөлфидә Гыйниятуллина. Авыл җирлекләренең күпчелегендә ункөнлекне үткәрүгә җаваплы караганнар - төрле чаралар уздырылган, инвалидларга күчтәнәчләр тапшырылган, вакытлы матбугатка яздырганнар. «Районда урын өстендә ятучы 400 дән артык инвалид бар. Аларның күпчелеге гомерен авыл хуҗалыгында, мәгарифтә хезмәткә багышлаган кешеләр, орденлы, югары бүләкләргә ия булган затлар. Һәммәсенә дә барып җитәргә, күңелләрен күрергә иде», - диде Гөлфидә Рәүф кызы. Ул үзенең чыгышында 10нан артык җирлектә декадага багышланган чараларның башкаларга караганда сүлпәнрәк үтүен әйтте. Киләчәктә җирлек башлыклары бу юнәлештә, урыннардагы оешма җитәкчеләре белән берлектә, активрак эшләсеннәр иде дигән теләген җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәбәрләр