Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәпләрдә «Россиядә код сәгате» акциясе үтте

4-12 декабрьдә район мәктәпләрендә «Россиядә код сәгате» акциясе үтте. Әлеге чара информацион технологияләргә кызыксыну арттыру, программалаштыру, IT-белгечләре һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү максактыннан үткәрелде. - Әлеге дөньякүләм акциягә без бөтен мәктәбебез белән кушылдык. Чара барышында балалар белән информацион технологияләргә багышланган видеоролик карадык, шулай ук югары технологияләр турында презентация дә тәкъдим ителгән иде....

4-12 декабрьдә район мәктәпләрендә «Россиядә код сәгате» акциясе үтте. Әлеге чара информацион технологияләргә кызыксыну арттыру, программалаштыру, IT-белгечләре һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү максактыннан үткәрелде.
- Әлеге дөньякүләм акциягә без бөтен мәктәбебез белән кушылдык. Чара барышында балалар белән информацион технологияләргә багышланган видеоролик карадык, шулай ук югары технологияләр турында презентация дә тәкъдим ителгән иде. Моннан тыш, балалар үзләре дә ребуслар ясап алып килделәр. Бергәләшеп шуларны чиштек, яңа сүзләр белән таныштык. Дәрес барышында укучылар IT-технологияләр белән бәйле булган белгечлекләр белән таныштылар. Балалар һәр сүзне кызыксынып тыңладылар, сораулар да бирделәр, - дип сөйләде Күзкәй урта мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы Резидә Мингалимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәбәрләр