Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Торак-коммуналь тармакка, армия хезмәтенә, пенсияләр билгеләүгә кагылышлы сораулар бирделәр

12 декабрьдә үткән Бөтенроссия халыкны кабул итү көнендә райондашлар җитәкчелеккә торак-коммуналь тармакка, армия хезмәтенә, пенсияләр билгеләүгә һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Мәсәлән, Бәткенең Гагарин урамы, 7а йортында яшәүче пенсионер ир-ат фатирдагы температураның түбән булуын белдерде. Бу проблеманы хәл итү максатыннан район Башкарма комитетының төзелеш һәм яшәешне тәэмин...

12 декабрьдә үткән Бөтенроссия халыкны кабул итү көнендә райондашлар җитәкчелеккә торак-коммуналь тармакка, армия хезмәтенә, пенсияләр билгеләүгә һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Мәсәлән, Бәткенең Гагарин урамы, 7а йортында яшәүче пенсионер ир-ат фатирдагы температураның түбән булуын белдерде. Бу проблеманы хәл итү максатыннан район Башкарма комитетының төзелеш һәм яшәешне тәэмин итү бүлеге белгечләре дүшәмбе көнне урынга чыктылар, акт төзеделәр, аннары хуҗага язма рәвештә җавап бирелде. Иске Җирекледән килгән студент егет чакырылыш буенча хәрби хезмәтне альтернатив хезмәткә алыштыруны сорап хәрби комиссариатка гариза биргән булган. Кабул итү вакытында да ул шушы сорауны күтәрде. Ләкин чакырылыш комиссиясе нигезле сәбәпләр белән аның гаризасын кире каккан. Егеткә бу турыда аңлатып, язма рәвештә җавап хаты язылды. Бәткедән сыер савучы булып лаеклы ялга чыккан хатын-кыз пенсия күләменең аз булуына борчуын белдерде. Район Пенсия фонды бүлеге белгечләре аңа шул көнне үк пенсия исәпләү документларын бирделәр. Бөтенроссия халыкны кабул итү көнендә кергән барлык сораулар контрольгә алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәбәрләр