Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Янгын чыкса кая шалтыратырга?

Районда дүрт җирле пунктта - Бикләндә, Күзкәйдә, Комсомолец поселогында һәм Теләнче Тамакта янгынга каршы көрәш хезмәте отрядының аерым постлары эшли. Алар унике километр радиустагы авылларны колачлыйлар. Биклән янгын сүндерү депосы Биклән, Бәтке, Мәләкәс, Круглое Поле, Иштирәк авыл җирлекләренә хезмәт күрсәтә. Постка 79-27-47 телефоны аша шалтыратырга була. Күзкәй депосы Күзкәй, Боерган,...

Районда дүрт җирле пунктта - Бикләндә, Күзкәйдә, Комсомолец поселогында һәм Теләнче Тамакта янгынга каршы көрәш хезмәте отрядының аерым постлары эшли. Алар унике километр радиустагы авылларны колачлыйлар. Биклән янгын сүндерү депосы Биклән, Бәтке, Мәләкәс, Круглое Поле, Иштирәк авыл җирлекләренә хезмәт күрсәтә. Постка 79-27-47 телефоны аша шалтыратырга була. Күзкәй депосы Күзкәй, Боерган, Калмия авыл җирлекләренә хезмәт күрсәтә. Телефоны - 37-67-25. Комсомолец поселогындагы янгын сүндерү депосы Комсомолец, Кнәз, Новотроицкое, Мусабай-Завод авыл җирлекләренә хезмәт күрсәтә. Телефоны - 37-51-58. Теләнче Тамак янгын сүндерү депосы Теләнче Тамак, Иске Дөреш, Яңа Бүләк, Иске Абдул авыл җирлекләренә хезмәт күрсәтә. Постка 79-73-18 телефоны аша шалтыратырга була. Сәмәкәй авыл җирлеге Минзәлә районының Хуҗамәт янгын сүндерү постына карый. Кече Шилнә, Калмаш, Әҗмәкәй, Шилнәбаш авыл җирлекләрендә янгын чыкканда Яр Чаллының 54нче часте янгын сүндерүчеләре килә. Түбән Суыксу, Борды авыл җирлекләренә шәһәрнең 72нче янгын сүндерү часте хезмәт күрсәтә. Шулай ук һәр авыл җирлегендә ирекле янгын сүндерүчеләр бар. Ут чыгу факты буенча стационар телефоннардан 01, 112 номерларына, кәрәзле телефоннардан 010 яки 112 номерларына яки 34-77-01 номеры аша Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районы буенча бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә шалтыратсаң, хәбәр тизрәк кабул ителә һәм янгын сүндерүчеләр тизрәк юлга чыга. Ә аерым постларга килгән шалтырату 01 хезмәте аша үтә.
Янгын сүндерүчеләр ялган чакырулар өчен административ җаваплылык каралганын да искәртә. Хәбәр биргәндә үзеңнең исем-фамилияңне, адресыңны һәм телефон номерыңны әйтү мәҗбүри. Шул вакытта гына тиз арада тулы көчләр җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәбәрләр