Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кышка кергәндә бакча йортларында урлаулар арта

Район территориясендә 65 бакчачылык ширкәте бар. Алардагы йортлардан әйбер урлау буенча 45 җинаять эше кузгатылган. Хокук бозулар «Нектар», «Дизелист», «Лазурный» һ.б. бакчачылык ширкәтләрендә еш теркәлә, дип хәбәр иттеләр район буенча Эчке эшләр бүлегендә. Дача сезоны тәмамлангач, көздән кышка кергәндә караклар аеруча актив эшли башлый. Хуҗалар өйләренә таралышкач, буш калган йортларга...

Район территориясендә 65 бакчачылык ширкәте бар. Алардагы йортлардан әйбер урлау буенча 45 җинаять эше кузгатылган. Хокук бозулар «Нектар», «Дизелист», «Лазурный» һ.б. бакчачылык ширкәтләрендә еш теркәлә, дип хәбәр иттеләр район буенча Эчке эшләр бүлегендә. Дача сезоны тәмамлангач, көздән кышка кергәндә караклар аеруча актив эшли башлый. Хуҗалар өйләренә таралышкач, буш калган йортларга үтеп керү күпкә җиңеләя, ишектәге йозаклар гына аларга комачау тудырмый. Каракларның күбесе эзләрен югалту өчен перчаткалар кия. Матди зыяннан саклану өчен хуҗаларның үз милекләренә игътибарлы булулары сорала. Бакча йортын кышка бикләгәндә кыйммәтле әйберләрне, эш коралларын, электр приборларын, көнкүреш техникасын анда калдырмау сорала. Шулай ук ризык запасын да үзең белән алып китүең яхшы. Участокта исә төзелеш материалларын, төсле металлдан эшләнгән әйберләрне калдырмаска кирәк. Бакча йорты тирәсендә күзгә чалынмаган чит кеше күренгәндә, гомумән, карак түгел микән дигән шик уянганда хуҗаларның 71-37-60, 71-44-81 телефоннары аша район буенча Эчке эшләр бүлегенә шалтыратулары сорала.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәбәрләр

2
X