Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шатлык бүләк иттеләр

Әҗмәкәй авылында истәлекләргә бай, матур кичә үтте. Ул җирлек башлыгы Марат Фазылҗанов һәм «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамовның җылы котлау сүзләре белән башланып китте. Аннан авылыбызның имамы Әндерҗан абый дога укыды һәм авылдашларын көзге бәйрәм белән котлады. Өлкәннәргә игътибар, җылы сүз, шатлык бүләк итү, аларга игътибарлы, мәрхәмәтле булу - безнең...

Әҗмәкәй авылында истәлекләргә бай, матур кичә үтте. Ул җирлек башлыгы Марат Фазылҗанов һәм «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамовның җылы котлау сүзләре белән башланып китте. Аннан авылыбызның имамы Әндерҗан абый дога укыды һәм авылдашларын көзге бәйрәм белән котлады.
Өлкәннәргә игътибар, җылы сүз, шатлык бүләк итү, аларга игътибарлы, мәрхәмәтле булу - безнең иң зур бурычыбыз. Гомерләре намуслы хезмәттә үткән өлкәннәребез моңа чынлап та хаклы. Әҗмәкәй авылы өлкәннәре өчен Яр Чаллы шәһәреннән Нәзимә апа Закирова һәм Әхәт абый Хикмәтуллиннар концерт номерлары әзерләп килгәннәр иде. Бәйрәм кичәсе җырлы-биюле чыгышлар белән үрелеп барды. Авылыбыз гармунчылары Рәшит абый Хаернасов һәм Әнисә апа Ямаеваның үзәкләрне өздереп гармун уйнавы, гармун тавышын ишету зур сөенеч булды. Залда утырган өлкәннәребез, һичшиксез, уйлары белән яшьлекләренә кайтып килгәннәрдер. Күрсәтелгән игътибар-хөрмәттән күңелләре булып, өлкәннәр әле озак таралышмый тордылар, дип хәбәр итте Әҗмәкәй мәдәният йорты җитәкчесе Зөлфия Шакирҗанова.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәбәрләр

2
X