Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартырга уйлаучыларга 1 октябрьгә кадәр гариза бирергә кирәк

Федераль ташламаларга ия гражданнарның социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалану хокукы да, шул ук вакытта аннан баш тарту хокукы да бар. Законда шулай ук социаль хезмәтләр җыелмасының бер өлешеннән генә баш тарту һәм аны акчалата алу да каралган. Социаль хезмәтләр жыелмасы 2014 елның 1 апреленнән айга 881 сум 63 тиен тәшкил итә....

Федераль ташламаларга ия гражданнарның социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалану хокукы да, шул ук вакытта аннан баш тарту хокукы да бар. Законда шулай ук социаль хезмәтләр җыелмасының бер өлешеннән генә баш тарту һәм аны акчалата алу да каралган. Социаль хезмәтләр жыелмасы 2014 елның 1 апреленнән айга 881 сум 63 тиен тәшкил итә. Аның 679 сум 05 тиене - медикаментларга, 105 сум 05 тиене санаторий-курортка юлламага, 97 сум 53 тиене шәһәр яны тимер юл транспортында һәм шәһәрара транспортта дәвалау урынына баруга һәм кайтуга бирелә.
Социаль хезмәтләр җыелмасы айлык акчалата түләүләрнең бер өлеше булып тора. Аны акчалата түгел, ә хезмәт буларак файдаланганда, аның суммасы айлык акчалата түләүләр суммасыннан чигерелә. Гражданин социаль хезмәтләр җыелмасын акчалата алырга уйлаганда, аның бәясе чигерелми.
Социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдаланучылар карарларын үзгәрткән очракта 1 октябрьгә кадәр Россия Пенсия фондының территориаль органына килеп бу хакта гариза язарга тиеш булалар. Үзгәртмәгәндә исә Пенсия Фондына мөрәҗәгать итеп тору кирәк түгел, хезмәт күрсәтү элеккечә үк дәвам итәчәк. Гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәбәрләр