Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өлкәннәр шахмат һәм шашка уйнады

Иске Дөреш мәдәният йортында районның хөрмәтле кешесе, ветеран-чемпион Хәйдәр Әгъләметдинов истәлегенә багышланган шахмат-шашка ярышлары үтте. Авыл җирлеге хезмәткәрләре кунакларны якты йөз, тәмле чәй белән каршы алдылар. Иң башлап Хәйдәр Әгъләметдиновны искә алу чарасы узды. Аңа карата бик күп җылы сүзләр әйтелде, кунаклар ветеран-чемпион турындагы истәлекләрен яңарттылар. Аннан соң башланып киткән...

Иске Дөреш мәдәният йортында районның хөрмәтле кешесе, ветеран-чемпион Хәйдәр Әгъләметдинов истәлегенә багышланган шахмат-шашка ярышлары үтте. Авыл җирлеге хезмәткәрләре кунакларны якты йөз, тәмле чәй белән каршы алдылар. Иң башлап Хәйдәр Әгъләметдиновны искә алу чарасы узды. Аңа карата бик күп җылы сүзләр әйтелде, кунаклар ветеран-чемпион турындагы истәлекләрен яңарттылар. Аннан соң башланып киткән ярышлар бик кызу барды. Шулай да, һәр уенның җиңүчесе булган кебек, бу юлы да хатын-кызлар һәм ир-атлар арсында беренче өч урын билгеләнде. Шашка уенында ир-атлар арасында Наил Кашапов - беренче, Михаил Андреев - икенче, Илгизәр Мөхәммәтов өченче урынны алды. Хатын-кызлар арасында Люция Кашапова - беренче, Фәридә Сәгыйдуллина белән Әлфинур Шиһапова икенче һәм өченче урыннарны алдылар. Шахмат ярышында исә призлы урыннарны алучы ир-атлар арасында - Музагил Хафизов, Рифгать Исмәгыйлев һәм Вил Зәкиев. Призлы урыннарга ирешкән спортчылар район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең Мактау кәгазьләре һәм медальләре белән бүләкләнде. Әйтергә кирәк, ул көнне авыл җирлеге башлыгы һәр катнашучыга бүләкләр өләште, дип хәбәр итте ТРның физкультура һәм спорт отличнигы Ярия Зыятдинова.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәбәрләр

2
X