Хәбәрләр тег белән яңалыклар
-
«Безнең иң яхшы директор» исемле грант оттылар
Бәтке урта мәктәбе директоры Зөлфия Даутова белән Кнәз урта мәктәбе директоры Люция Сәлахова «Безнең иң яхшы директор» дип исемләнгән Татарстан республикасы грантын оттылар. Зөлфия Исхаковна белән Люция Равильевнаны олы да, мәртәбәле дә җиңүләре белән коллегалары ихлас котлады.
-
Өлкәннәр ункөнлеге башлана
Районның авыл җирлекләрендә, предприятие һәм оешмаларның хезмәт коллективларында сентябрь ахырында һәм октябрь башында Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында төрле чаралар үтәчәк. Сентябрьдә ветераннар советы президиумы утырышы үтә, 1 октябрь көнне район үзәк больницасында ачык ишекләр көне уздырыла. Теләнче Тамактагы картлар һәм инвалидлар йортында концерт, шахмат-шашка ярышлары үткәрү, социаль хезмәт күрсәтүдәге әби-бабайларның өенә...
-
Өч көнлек ял көтелә
Мөселманнар өчен иң изге бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете быел 4 октябрь - шимбә көнгә туры килә. Шуңа күрә өстәмә ял көне дүшәмбегә күчерелә. Ләкин, Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, өч көнлек ял биш көн эшәүчеләргә генә кагыла.
-
Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтелә
26 сентябрьдә, җомга көнне, «БЕРДӘМ РОССИЯ» сәяси партиясе, Россия юристлары ассоциациясе белән берлектә, халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрә. Безнең район халкы ул көнне Яр Чаллы шәһәре, ГЭС бистәсе, Есенин урамы, 1нче йорт адресы буенча мөрәҗәгать итеп, нотариус, адвокатлар һәм юристларга сорауларын бирә алачаклар. Кабул итү вакыты 8.00дән 16.00...
-
Минзәләдә муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы үтә
26-27 сентябрьдә Минзәлә шәһәрендә муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы үтәчәк. Районыбыз данын төрле бүлек башлыклары һәм белгечләр яклаячак. Райондашларыбызга уңышлар телибез.
-
Теләнче Тамакта, Күзкәйдә яңа депо, Белоуста ФАП ачылды
Бүген Белоус поселогында республика программасы кысаларында модульле яңа фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы үтте. 2,5 миллион сумлык әлеге ФАПны ачуда район хакимияте, район больницасы җитәкчелеге катнашты. Кичә исә Теләнче Тамак һәм Күзкәй авылларында да яңа янгын сүндерү депосын ачу тантанасы узды. Әлеге чарада район башлыгы Васил Хаҗиев, ТР гражданнар оборонасы эшләре...
-
Субсидия алырга теләсәң, программада катнаш
Республикада лизинг килешүе буенча беренчел кертемне (авансны) түләү өчен кече һәм урта эшмәкәрләр «Лизинг Грант» программасында катнаша ала. Конкурска заявкалар агымдагы елның 2 сентябреннән кабул ителә башлады. Ул 2 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта тулырак мәгълүматны ТР Икътисад министрлыгы сайтында «Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү һәм ярдәм итү» бүлегеннән...
-
100 меңлек грант отканнар
Районның Кнәз мәдәният йорты Татарстан Республикасының Мәдәният министерлыгы грантына лаек булды. - Без «Татарстан Республикасы җирлегендә урнашкан иң яхшы мәдәни-күңел ачу учреждениесе» номинациясендә җиңү яуладык һәм 100 мең сумлык грант оттык. Әле акчага видеокамера, профессиональ фотоаппарат, ноутбук алырга планлаштырабыз, - дип сөенечен белдерде мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.
-
Яңа җитәкче билгеләнде
«Челтәр компаниясе» ААҖ филиалы - «Түбән Кама электр челтәрләре»нең Тукай районы бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде. Хәзер оешманы Шамил Фаиз улы Шәймәрдәнов җитәкләячәк. Ул моңа кадәр «Челтәр компаниясе» филиалы - «Яр Чаллы электр челтәрләре»нең Комсомол районы бүлеге башлыгы булып эшләгән.
-
Районда сайлаучылар саны арта
Сайлаучылар саны районда артуга бара. Быел 14 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына бишенче чакырылыш депутатлар сайлауда 28164 райондаш сайлаучылар исемлегенә кертелгән. Бу 2013 елгы тавыш бирүчеләр санына караганда 2612гә күбрәк. 14 сентябрьдә район халкы ике округта тавыш бирәчәк. 7 меңнән артык сайлаучыны берләштергән Әҗмәкәй, Калмаш, Калмия, Күзкәй, Боерган, Кече Шилнә...
-
Иртәгә «Яшел Россия» өмәсе уза
30 август көнне республикада «Яшел Россия» исемле илкүләм экологик өмә үтә. ТР Премьер-министры Илдар Халиковның боерыгы нигезендә, республиканың барлык шәһәр һәм район халкына, предприятие, оешма-учреждение хезмәткәрләренә тирә-якны көнкүреш калдыкларыннан чистарту, тәртипкә китерү тәкъдим ителә. Безнең район халкы да әлеге өмәдә актив катнышыр дип көтелә.
-
Районда Республика көне уңаеннан веломарафон үтә
Ул 29 августта, җомга көнне, уздырылачак. Ярышларда теләге һәм велосипеды булган һәркем катнаша ала. 18 яшькә җитмәгән балалар һәм яшүсмерләр ата-аналарыннан алынган рөхсәт кәгазе белән генә ярышларга кертелә. Веломарафонда катнашучылар иртәнге 9да Яңа поселогының балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе каршында җыела. Маршрут: Яңа поселогы - Калмаш - Күзкәй авыллары.
-
Вакыт ашыктыра, аяз көннең һәр минуты кадерле
Көн саен диярлек яуган яңгырлардан соң, чыккан кояшка, коры көннәргә игенчедән дә ныграк сөенгән кеше юктыр. Ә бит инде көзгә кереп барабыз. Көз сулышы инде үзен ныклап сиздерә: төннәр салкынча, дымсу, төннән төшкән чыкның кипшенгәнен дә озак көтәргә туры килә. Әледән-әле күктәге болытларга карап хафаланган, борчылган игенчене аңларга була. Алда...
-
Юл бирмәгән һәм «Газель»гә бәрелгән
Бүген иртән сәгать алты тулгач Яр Чаллы - Зәй трассасының дүртенче километрында «ВАЗ-211440» машинасы белән «Газель» автомобиле бәрелеште. Авариянең сәбәбе - «ундүртле» руле артында утырган 38 яшьлек хатын-кызның кисештә «Газель»гә юл бирмәве. Нәтиҗәдә җиңел машинаны йөртүче хатын-кыз баш мие җәрәхәте ала, күкрәк читлеге сына. Пассажир ир-атның исә умыртка сөяге, кабыргалары...
-
«Объектив» агитбригадасы – «Алмаз» хуҗалыгы кырларында
Авыл хуҗалыгында хәзер кызу эш өсте. Шуңа игенчеләрне беразга булса да ял иттерү максатыннан «Объектив» агитбригадасы кырга игенчеләр янына күңелле концерт белән чыкты. Үзешчән артистларыбызның сәфәре игенчеләрнең төшке аш вакытына туры килде. Тамара Багаева, Мәдинә Сабирова, Татьяна Сторожук өстәлләребезне ипекәйле итәргә тырышып эшләүче игенчеләргә үзләренең иң матур җырларын бүләк иттеләр....