Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Объектив» агитбригадасы – «Алмаз» хуҗалыгы кырларында

Авыл хуҗалыгында хәзер кызу эш өсте. Шуңа игенчеләрне беразга булса да ял иттерү максатыннан «Объектив» агитбригадасы кырга игенчеләр янына күңелле концерт белән чыкты. Үзешчән артистларыбызның сәфәре игенчеләрнең төшке аш вакытына туры килде. Тамара Багаева, Мәдинә Сабирова, Татьяна Сторожук өстәлләребезне ипекәйле итәргә тырышып эшләүче игенчеләргә үзләренең иң матур җырларын бүләк иттеләр....

Авыл хуҗалыгында хәзер кызу эш өсте. Шуңа игенчеләрне беразга булса да ял иттерү максатыннан «Объектив» агитбригадасы кырга игенчеләр янына күңелле концерт белән чыкты.
Үзешчән артистларыбызның сәфәре игенчеләрнең төшке аш вакытына туры килде. Тамара Багаева, Мәдинә Сабирова, Татьяна Сторожук өстәлләребезне ипекәйле итәргә тырышып эшләүче игенчеләргә үзләренең иң матур җырларын бүләк иттеләр. Һәр чыгышны да игенчеләр көчле алкышлар белән каршыладылар, концертны рәхәтләнеп тыңладылар, үзләре дә җырларга кушылдылар. Программа халык фольклор җырлары һәм биюләре белән үрелеп барды. Комбайнчылар артистларга кушылып җырладылар да, биеделәр дә. Соңыннан исә олы рәхмәтләрен әйтеп, артистларны кабат кунакка чакырып калдылар, дип хәбәр итте Кнәз авылы мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәбәрләр