Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда сайлаучылар саны арта

Сайлаучылар саны районда артуга бара. Быел 14 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына бишенче чакырылыш депутатлар сайлауда 28164 райондаш сайлаучылар исемлегенә кертелгән. Бу 2013 елгы тавыш бирүчеләр санына караганда 2612гә күбрәк. 14 сентябрьдә район халкы ике округта тавыш бирәчәк. 7 меңнән артык сайлаучыны берләштергән Әҗмәкәй, Калмаш, Калмия, Күзкәй, Боерган, Кече Шилнә...

Сайлаучылар саны районда артуга бара. Быел 14 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына бишенче чакырылыш депутатлар сайлауда 28164 райондаш сайлаучылар исемлегенә кертелгән. Бу 2013 елгы тавыш бирүчеләр санына караганда 2612гә күбрәк.
14 сентябрьдә район халкы ике округта тавыш бирәчәк. 7 меңнән артык сайлаучыны берләштергән Әҗмәкәй, Калмаш, Калмия, Күзкәй, Боерган, Кече Шилнә авыл җирлекләре 22нче бермандатлы Боровецк сайлау округы, калган 17 җирлек халкы 38нче бермандатлы Зәй округы буенча кандидатларны сайлаячак.
3-9 сентябрьдә территориаль сайлау комиссиясендә алдан тавыш бирү барды. Газетаны басмага җибәрер алдыннан белешкән мәгълүматлар буенча, 8 сентябрьгә кадәр анда барлыгы 137 райондаш катнашты. Бүген участок сайлау комиссияләрендә алдан тавыш бирү башлана. Ул 14 сентябрьгә кадәр, ягъни дүрт көн дәвам итәчәк. Сайлаучылар эш көннәрендә 16.00-20.00 сәгатьләрдә, шимбә 8.00-16.00 сәгатьләрдә алдан тавыш бирә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәбәрләр