Хәбәрләр тег белән яңалыклар
-
Сентябрь аенда татарстанлыларны өстәмә ял көне көтә
Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Татарстан Республикасында эш бирүче оешмалар өчен төзегән хезмәт календаренда 30 август - бәйрәм көне, 31 август һәм 1 сентябрь ял көннәре дип билгеләнгән.
-
Райондашыбыз Бөтенроссия яшьләр форумында катнаша
13 июльдән 10 августка кадәр Тверь өлкәсендә «Селигер - 2014» исемле Бөтенроссия яшьләр форумы үтә. Волонтер буларак әлеге чарада безнең районны Кнәз мәктәбе укучысы Ольга Ерхова тәкъдим итәчәк. Газетабызның киләсе саннарында Ольганың Бөтенроссия яшьләр форумыннан алган кичерешләре, нәрсә өйрәнеп кайтканы турында белешеп, бастырачакбыз. Безнең белән калыгыз!
-
Яшь гаиләләр арасында иң яхшы хуҗалык билгеләнә
Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге авылда яшәүче яшь гаиләләр арасында «Иң яхшы хуҗалык» бәйгесен игълан итте. Бүгенге көндә 21 гаилә конкурста катнашырга дәгъва кыла. Конкурсант гаиләләр күбрәк Яңа поселогы, Күзкәй, Иштирәк, Калмаш авылларында яши. Моннан тыш, районның башка авылларыннан да катнашучы гаиләләр бар дип хәбәр иттеләр район яшьләр...
-
Ришвәтчелеккә каршы программага өстәмәләр кертелде
Районның 2012-2014 елларга төзелгән коррупциягә каршы программасына үзгәрешләр кертелде. Моңа кадәр программа сигез пункттан тора иде, хәзер аңа тугызынчы пункт та өстәлде. Ул ришвәтчелеккә каршы көрәшне тагын да көчәйтүне күздә тота. Әлеге өстәмәләр нигезендә, муниципаль хезмәткәрләргә һәм аларны алыштыручы затларга карата этик нормаларга, шул исәптән бүләкләр алуга кагылышлы чикләүләр кертелде....
-
Яңа Бүләкнең чишмәләре турында Мәскәүдә дә белделәр
Яңа Бүләк авылыннан әниле-кызлы Зәлия белән Зөлфия ханым Нәҗметдиновалар Мәскәүдә үткән «Моя страна - моя Россия» Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсында катнашып кайтты. - Без «Мое село» номинациясе буенча чыгыш ясадык. Конкурска барлыгы Россиянең 52 субъектыннан катнашучылар җыелган иде. Зәлия Яңа Бүләк авылының чишмәләре турындагы проект буенча чыгыш ясады. Эшебезне уңышлы...
-
Имамнарны берләшергә чакыралар
Бу көннәрдә республикада зур дини чаралар булып узды. 12-13 июньдә Казанда үткән Россия имамнары форумында район мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт булып кайтты. «ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия мөфтие Равил Гайнетдинов, Үзәк Диния Нәзарәте мөфтие Тәлгать Таҗетдин, ТР мөфтие Камил Сәмигуллин катнашкан бу зур чарада имамнарны берләшергә чакырдылар, исламда радикаль агымнарның таралуына...
-
Пенсияне дәүләттән өстәмә финанслау программасына ел ахырына кадәр керергә була
Бүген пенсияләрне дәүләттән өстәмә финанслау программасында районнан 2445 кеше катнаша. Программа эшли башлаганнан бирле алар үзләренең киләчәк пенсияләре исәбенә 5 млн 422 мең сумнан артык акча керткән. Әлеге программага керү һәм беренче кертемне салу агымдагы елның 31 декабренә кадәр озынайтыла. Программага элегрәк кергән, ләкин беренче кертемне салырга өлгермәгән тукайлыларга да...
-
Балалар лагерьларда ял итә
Июнь башыннан районда 19 мәктәп яны лагерьлары эшли башлады. Аларда ай ахырына кадәр балалар ял итеп, вакытларын күңелле һәм файдалы итеп уздыра алачаклар. Новотроицкое мәктәп яны лагеры исә июньнең 30ыннан июль ае тәмамланганчы эшләячәк дип көтелә. Ул арада май аенда старт алган спорт-патриотик юнәлешле «Чемпион» лагере сменасы тәмамланды. Анда 30га...
-
Халыкның хокукларын яклаучы шалтыратулар кабул итә
13 һәм 14 май көннәрендә 10.00нан 17.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында гражданнарның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская 8(843) 236-40-62, 8(843) 236-40-98, 8(843) 236-40-17 «кайнар линия» телефоннары аша халыктан шалтыратулар кабул итә. Халыкны шулай ук Татарстан Республикасында гражданнарның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле аппараты, ТР Хәрби комиссариаты һәм ТР...
-
Иң яхшы товар җитештерүче һәм иң яхшы хезмәт күрсәтүче билгеләнә
Быел да республикада «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» дип аталган конкурс үтәчәк. Ул «Россиянең иң яхшы 100 товары» программасы кысаларында уздырыла. Продукция җитештерүче һәм төрле хезмәтләр күрсәтүче район предприятиеләре дә бәйгедә катнаша ала. Конкурсны үткәрү тәртибе һәм шартлары www.mpt.tatarstan.ru сайтында урнаштырылган.
-
Ачык тыңлаулар уза
14 апрельдә район хакимиятенең утырышлар залында 2013 елга Тукай муниципаль районының бюджет үтәлеше турындагы хисап проекты буенча ачык тыңлаулар уза. Ачык тыңлаулар сәгать 10.00да башлана.
-
Янгынның сәбәбе – электр чыбыгының төзек булмавында
Шушы көннәрдә Кнәз авыл җирлегендә чыккан янгын очрагы теркәлде. Сәбәбе - электр җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу. Шәхси йортта яшәүче гаиләнең мунчасында һәм терлек сараенда изоляциясе зарарланган электр чыбыгында кыска ялганыш килеп чыгып, янгын башлана. Нәтиҗәдә, иминиятләштерелмәгән мунча һәм сарай корылмалары тулысынча янып бетә. Бәхеткә, үлем-китемнәр юк.