Районның 2012-2014 елларга төзелгән коррупциягә каршы программасына үзгәрешләр кертелде. Моңа кадәр программа сигез пункттан тора иде, хәзер аңа тугызынчы пункт та өстәлде. Ул ришвәтчелеккә каршы көрәшне тагын да көчәйтүне күздә тота.
Әлеге өстәмәләр нигезендә, муниципаль хезмәткәрләргә һәм аларны алыштыручы затларга карата этик нормаларга, шул исәптән бүләкләр алуга кагылышлы чикләүләр кертелде....
Районның 2012-2014 елларга төзелгән коррупциягә каршы программасына үзгәрешләр кертелде. Моңа кадәр программа сигез пункттан тора иде, хәзер аңа тугызынчы пункт та өстәлде. Ул ришвәтчелеккә каршы көрәшне тагын да көчәйтүне күздә тота.
Әлеге өстәмәләр нигезендә, муниципаль хезмәткәрләргә һәм аларны алыштыручы затларга карата этик нормаларга, шул исәптән бүләкләр алуга кагылышлы чикләүләр кертелде. Җирле үзидарә органнарының вазифадагы затларына телетапшыруларда, радиопрограммаларда, басма һәм электрон мәгълүмат чараларында катнашып, халыкка коррупциягә каршы аңлату эшләре алып барырга тәкъдим ителде. Шулай ук гражданнар белән бу темага «турыдан-туры линия»ләр алып бару, халыкта ришвәтчелеккә карата тискәре караш тудыру өчен иҗтимагый советларны, берләшмәләрне җәлеп итү карала. Җирле үзидарә органнарында ачыкланган коррупция фактлары турында массакүләм мәгълүмат чараларында сөйләргә, хезмәт вазифасыннан файдаланып бүләк алу очраклары турында хәбәр итәргә дигән подпунктлар да программада урын алган. Программадагы өстәмәләр тагын муниципаль оешмаларда һәм учреждениеләрдә ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссияләре булдыруны, аның составына җирле үзидарә башкарма органнарында эшләүчеләрне кертүне, оешмаларда коррупциягә каршы көрәш турындагы федераль законның үтәлеше буенча мониторинг үткәрүне үз эченә ала. Торак-коммуналь оешмаларда, мәгариф учреждениеләрендә коррупция юнәлешендәге җинаятьләр өчен җаваплылык турында аңлату эшләре алып баруны, бюджет акчаларыннан максатчан һәм нәтиҗәле файдалану буенча чаралар күрүне, муниципаль милек һәм җир участокларын файдалануны, халык инвентаризациясе үткәрүне һәм башка юллар белән аның исәбен алып баруны, муниципаль хезмәткә эшкә алганда бу тармакка кагылышлы законнарның һичшиксез үтәлүен тәэмин итүне, мәгариф тармагында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәткәндә эшчәнлекне камилләштерүне, күпфатирлы йортлар белән идарә итү тармагындагы эшчәнлекнең ачык булуын тәэмин итүне, муниципаль заказларның үтәлешен һәм урнаштыру мониторингын булдыруны мәҗбүри итеп куя әлеге программа.
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
Нет комментариев