Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар лагерьларда ял итә

Июнь башыннан районда 19 мәктәп яны лагерьлары эшли башлады. Аларда ай ахырына кадәр балалар ял итеп, вакытларын күңелле һәм файдалы итеп уздыра алачаклар. Новотроицкое мәктәп яны лагеры исә июньнең 30ыннан июль ае тәмамланганчы эшләячәк дип көтелә. Ул арада май аенда старт алган спорт-патриотик юнәлешле «Чемпион» лагере сменасы тәмамланды. Анда 30га...

Июнь башыннан районда 19 мәктәп яны лагерьлары эшли башлады. Аларда ай ахырына кадәр балалар ял итеп, вакытларын күңелле һәм файдалы итеп уздыра алачаклар. Новотроицкое мәктәп яны лагеры исә июньнең 30ыннан июль ае тәмамланганчы эшләячәк дип көтелә. Ул арада май аенда старт алган спорт-патриотик юнәлешле «Чемпион» лагере сменасы тәмамланды. Анда 30га якын бала ял итте. Беренче сменалы, җиде көн дәвам итүче спорт-туризм юнәлешле «Робинзон» лагере эшчәнлеге дә төгәлләнүгә таба бара. Аның каравы, киләсе атна башыннан сәләтле балалар өчен «Балкыш» лагере үз ишекләрен ачачак. Шулай ук июнь ае дәвамында 7 мәктәп яны ял һәм хезмәт отрядлары эшли. Әлеге отрядка 50гә якын бала йөриячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәбәрләр