Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсияне дәүләттән өстәмә финанслау программасына ел ахырына кадәр керергә була

Бүген пенсияләрне дәүләттән өстәмә финанслау программасында районнан 2445 кеше катнаша. Программа эшли башлаганнан бирле алар үзләренең киләчәк пенсияләре исәбенә 5 млн 422 мең сумнан артык акча керткән. Әлеге программага керү һәм беренче кертемне салу агымдагы елның 31 декабренә кадәр озынайтыла. Программага элегрәк кергән, ләкин беренче кертемне салырга өлгермәгән тукайлыларга да...

Бүген пенсияләрне дәүләттән өстәмә финанслау программасында районнан 2445 кеше катнаша. Программа эшли башлаганнан бирле алар үзләренең киләчәк пенсияләре исәбенә 5 млн 422 мең сумнан артык акча керткән.
Әлеге программага керү һәм беренче кертемне салу агымдагы елның 31 декабренә кадәр озынайтыла. Программага элегрәк кергән, ләкин беренче кертемне салырга өлгермәгән тукайлыларга да акчаны ел ахырына кадәр кертү мөмкинлеге бирелә. Программада катнашучылар елына 2 мең сумнан ким булмаган акча керткәндә, дәүләт, элеккеге кебек үк, ун ел дәвамында аларның киләчәк пенсиясен өстәмә финанслый. Программага керүне сорап язган гариза бланкын РФ Пенсия фонды сайтыннан алырга, дәүләт хезмәтләре күрсәтү интернет-порталы аша (www.gosuslugi.ru) гаризаны җибәрергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәбәрләр