Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшь гаиләләр арасында иң яхшы хуҗалык билгеләнә

Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге авылда яшәүче яшь гаиләләр арасында «Иң яхшы хуҗалык» бәйгесен игълан итте. Бүгенге көндә 21 гаилә конкурста катнашырга дәгъва кыла. Конкурсант гаиләләр күбрәк Яңа поселогы, Күзкәй, Иштирәк, Калмаш авылларында яши. Моннан тыш, районның башка авылларыннан да катнашучы гаиләләр бар дип хәбәр иттеләр район яшьләр...

Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге авылда яшәүче яшь гаиләләр арасында «Иң яхшы хуҗалык» бәйгесен игълан итте. Бүгенге көндә 21 гаилә конкурста катнашырга дәгъва кыла. Конкурсант гаиләләр күбрәк Яңа поселогы, Күзкәй, Иштирәк, Калмаш авылларында яши. Моннан тыш, районның башка авылларыннан да катнашучы гаиләләр бар дип хәбәр иттеләр район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белгечләре.
Район комиссиясе әлеге бәйгедә катнашкан гаиләләрнең өй яны территорияләрендәге чисталыкка, эстетик яктан матурлыкка, йорттагы терлекләрнең булу-булмавына, бакчадагы чәчәкләр, җиләк-җимешләр күплегенә, өйне ничек итеп бизәүләренә, гаиләнең нәрсә белән шөгыльләнеп, ничек көн күргәнлегенә игътибар итәчәкләр. Конкурсның сайлап алу туры 1 августка кадәр дәвам итәчәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәбәрләр

2
X