Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вакыт ашыктыра, аяз көннең һәр минуты кадерле

Көн саен диярлек яуган яңгырлардан соң, чыккан кояшка, коры көннәргә игенчедән дә ныграк сөенгән кеше юктыр. Ә бит инде көзгә кереп барабыз. Көз сулышы инде үзен ныклап сиздерә: төннәр салкынча, дымсу, төннән төшкән чыкның кипшенгәнен дә озак көтәргә туры килә. Әледән-әле күктәге болытларга карап хафаланган, борчылган игенчене аңларга була. Алда...

Көн саен диярлек яуган яңгырлардан соң, чыккан кояшка, коры көннәргә игенчедән дә ныграк сөенгән кеше юктыр. Ә бит инде көзгә кереп барабыз. Көз сулышы инде үзен ныклап сиздерә: төннәр салкынча, дымсу, төннән төшкән чыкның кипшенгәнен дә озак көтәргә туры килә. Әледән-әле күктәге болытларга карап хафаланган, борчылган игенчене аңларга була. Алда кул сузымыннан да азрак вакыт калып бара. Ә бит уңыш җыелып бетмәгән мәйданнар әле шактый. Райондагы 49288 гектардагы игеннәрнең бүгенге көнгә 27024 гектары теземнәргә салынган, шул ук мәйданда, ягъни 55 проценты гына суктырылган. «Гигант», «Камский», «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыклары урып-җыю эшләрен төгәлләү алдында. Аларда бөртекле-кузаклы культуралар мәйданының 97-84 проценты урып-җыелган. Хәзер төп эш сабан бодае кырларына күчте. Районда бу культура 18860 гектарда игелә. 26 августка авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, урып-җыю темпы түбән әле, нибары 1352 гектары гына суктырылган. Кайбер хуҗалыклар бөртекнең дымлылыгы 18-20 проценттан югары булуын сәбәп итеп, вакытны кулдан ычкындыралар. Әмма һәр аяз көн урып-җыю өчен кадерле булганга, хакимияттә үткән дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы урак барышын көн кадагындагы иң мөһим мәсьәлә дип атады һәм төрле службаларны игенчеләрне төп эшләреннән аермый торырга чакырды, уракны мөмкин булганча тизрәк төгәлләү бурычын куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәбәрләр