Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өлкәннәр ункөнлеге башлана

Районның авыл җирлекләрендә, предприятие һәм оешмаларның хезмәт коллективларында сентябрь ахырында һәм октябрь башында Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында төрле чаралар үтәчәк. Сентябрьдә ветераннар советы президиумы утырышы үтә, 1 октябрь көнне район үзәк больницасында ачык ишекләр көне уздырыла. Теләнче Тамактагы картлар һәм инвалидлар йортында концерт, шахмат-шашка ярышлары үткәрү, социаль хезмәт күрсәтүдәге әби-бабайларның өенә...

Районның авыл җирлекләрендә, предприятие һәм оешмаларның хезмәт коллективларында сентябрь ахырында һәм октябрь башында Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында төрле чаралар үтәчәк. Сентябрьдә ветераннар советы президиумы утырышы үтә, 1 октябрь көнне район үзәк больницасында ачык ишекләр көне уздырыла. Теләнче Тамактагы картлар һәм инвалидлар йортында концерт, шахмат-шашка ярышлары үткәрү, социаль хезмәт күрсәтүдәге әби-бабайларның өенә чыгу, бүләкләр бирү, өлкәннәр белән спорт чаралары уздыру планлаштырыла. Мәгариф учреждениеләрендә «Игелек һәм хөрмәт көне», «Изге йөрәк», «Күңел җылысы - сезгә!» һәм башка шундый темаларга акцияләр, ветеран педагоглар белән түгәрәк өстәлләр узачак. 17 октябрь көнне Круглое Поле мәдәният йортында «Супер әби» һәм «Супер бабай» район бәйгеләрен үткәрү күздә тотыла. Ялгыз яшәүче өлкәннәрнең ихаталарын җыештыру да декада планына керә. Моңа авыл җирлекләре башлыклары, предприятие-оешмалар җитәкчеләре җаваплы. Өлкәннәр өчен стационарларда, ветераннар госпиталендә һәм башка шундый учреждениеләрдә сәламәтләндерү чаралары алып бару, социаль һәм медицина ташламалары белән тәэмин итү ел буена дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәбәрләр