Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өлкәннәрнең күңелен күрделәр

Яңа поселогы мәдәният йортында Өлкәннәр көне уңаеннан «Кереп барам гомер көзләренә» дип исемләнгән чара үтте. Бәйрәм яшь пенсионерларны өлкәннәр сафына кабул итеп, дипломнар тапшыру белән башланып китте һәм җыр, бию, нәфис сүз осталары чыгышлары белән үрелеп барды. Авыл үзешчәннәре бу юлы да Яңа поселогы халкы өчен сюрприз әзерләгәннәр иде: «Ахирәтләр»...

Яңа поселогы мәдәният йортында Өлкәннәр көне уңаеннан «Кереп барам гомер көзләренә» дип исемләнгән чара үтте. Бәйрәм яшь пенсионерларны өлкәннәр сафына кабул итеп, дипломнар тапшыру белән башланып китте һәм җыр, бию, нәфис сүз осталары чыгышлары белән үрелеп барды. Авыл үзешчәннәре бу юлы да Яңа поселогы халкы өчен сюрприз әзерләгәннәр иде: «Ахирәтләр» клубы әгъзалары «Ике сугыш арасы - һич төзәлми ярасы» исемле (автор һәм режиссер Н. Абдуллина) драма әсәрен сәхнәләштерделәр. «Каенкай» бакчасы сабыйларына (музыкаль җитәкчесе Г. Кәримова), урта мәктәп укучыларына (җитәкчесе А. Гаязова), авыл үзешчәннәренә, клуб хезмәткәрләренә зур рәхмәтләр укый-укый авыл халкы зур канәгатьләнү белән өйләренә таралды, дип хәбәр итте мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Н. Абдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәбәрләр