Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балалар һәм яшүсмерләр мәктәбендә ачык ишекләр көне

Республикада дзюдо буенча ачык ишекләр көне кысаларында Кече Шилнә урта мәктәбендә ачык дәрес узды. Чарада барлыгы 78 кеше катнашты. Алар арасында - Кече Шилнә мәктәбе укучылары, аларның ата-аналары һәм "Колосок" балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар. Укучыларның IX Спартакиадасы җиңүчеләрен әзерләгән тренер Н. Таһировка район спорты үсешенә керткән өлеше өчен район Башкарма...

Республикада дзюдо буенча ачык ишекләр көне кысаларында Кече Шилнә урта мәктәбендә ачык дәрес узды. Чарада барлыгы 78 кеше катнашты. Алар арасында - Кече Шилнә мәктәбе укучылары, аларның ата-аналары һәм "Колосок" балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар.
Укучыларның IX Спартакиадасы җиңүчеләрен әзерләгән тренер Н. Таһировка район спорты үсешенә керткән өлеше өчен район Башкарма комитеты җитәкчесе Р. Асылгәрәев исеменнән яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы И. Гәрәев Рәхмәт хаты тапшырды. Аннан соң сүзне алган Кече Шилнә авыл җирлеге хезмәткәре Л. Гаврилова, мәктәп директоры О. Чернова, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары А. Сәлахова спортчыларга яңадан-яңа уңышлар теләделәр. Ачык ишекләр көне фикер алышу, күмәкләшеп фотога төшү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт