Пенсия тәэминаты рубрикасы буенча яңалыклар
-
Биш мең сум өстәмә түләүне ничек юллап алырга?
Пенсия фонды хәбәр итә
-
Сертифи-катны алмаш-тырырга кирәкми
2020 елдан ана капиталының суммасы артты. Ләкин элеккеге сумма күрсәтелгән сертификатларны яңасына алыштырырга кирәкми. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә.
-
Акчаны иртәрәк бирәләр
Пенсияләрен һәм социаль түләүләрне «Татарстан Почтасы» аша алучыларга апрель аенда акчаны иртәрәк китерәләр.
-
Апрельдән артыграк булачак
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 13 мартында кабул ителгән 270 номерлы карары буенча агымдагы елның 1 апреленнән дәүләт пенсия тәэминатындагы, шул исәптән социаль пенсияләр дә 6,1 процентка индексацияләнә. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе хәбәр итә.
-
Пенсия белән тәэмин итү
30 марттан башлап Пенсия фонды бүлекләрендә халыкны кабул итү алдан язылу буенча гына башкарыла. Анда да бары тик Пенсия фонды сайты яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша дистанцион рәвештә алып булмый торган хезмәтләр буенча гына.
-
Компенсация түләнә
Хезмәткә яраксыз булган кешене тәрбияләүчеләр, эшләмәгән очракта, айлык компенсацион түләү алырга хокуклы. Акчаның күләме 1200 сум. Ул тәрбия алучы эшкә яраксыз гражданинга пенсиясенә өстәп бирелә. Эшкә яраксыз кеше беренче группа инвалидлар (балачактан беренче группа инвалидлардан кала), инвалид балалар, дәвалау учреждениесе тарафыннан чит кеше каравына мохтаҗ дип табылган гражданнар, шулай ук 80 яшьтән узган өлкәннәр булырга мөмкин.
-
Социаль түләүләр арта
Февральдән айлык акчалата түләүләр 3 процентка арта. Шуның белән бергә социаль хезмәтләр җыелмасы да 3 процентка индексацияләнә. Әлеге җыелма бушлай дарулар алырга, санаторий-курортта дәваланырга, шәһәр яны тимер юл транспортында түләүсез йөрергә һәм шәһәрара транспортта дәвалау урынына бушлай барырга һәм кайтырга хокук бирә. 1 февральдән социаль хезмәтләр җыелмасы аена 1155,06 сум тәшкил итә. Аның 889,66 сумы даруларга, 137,63 сумы санаторий-курортта дәвалануга, 127,77 сумы транспортта йөрү өчен бирелә. Рецептлар поликлиникаларда языла, юлламалар бирү белән социаль иминият фонды шөгыльләнә.
-
Электрон хезмәт кенәгәсе кертелә
2020 елдан электрон хезмәт кенәгәсе гамәлгә кертелә. Шәхси лицевой счет хәзер «Хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат» дигән яңа бүлекчә белән тулыландырыла.
-
Ана капиталы да арта
2020 ел башыннан ана капиталы да индексацияләнә һәм ул 466 617 сумга җитәчәк.
-
Январь ае пенсияләре артып килә
Тукай районында яшәүче эшләмәүче пенсионерларның январь ае пенсияләре артыграк килә башлады.
-
Өстәмә финаслау өчен акча кертергә соңга калма
Пенсия тупланмаларына 2020 елда өстәмә финанслау алу өчен әлеге программада катнашучылар 2019 ел азагына кадәр 2 меңнән башлап 12 мең сумга кадәр акча кертергә тиешләр.
-
Ана капиталы – гаилә иминлеге өчен
Ана (гаилә) капиталы 2007 елның 1 гыйнварыннан соң гаиләдә икенче яки аннан соңгы бала туган яисә уллыкка (кызлыкка) бала алган очракта һәм бары бер мәртәбә генә бирелә.
-
Инвалидларга ярдәм
Медицина күрсәткечләре буенча беренче, икенче һәм өченче группа инвалидлыкка ия булган гражданнар пенсия алу хокукына ия. Инвалидлык буенча иминият пенсиясе инвалидлык билгеләнүнең сәбәбенә, иминият стажының дәвамлылыгына, инвалидның эшләвенә яки эшләмәвенә, инвалидлыкны эш вакытында яки эштән туктагач алу яки алмавына бәйсез рәвештә билгеләнә.
-
Мәктәп укучыларына – пенсия турында
Пенсия Фондының район бүлеге белгечләре быел да, гадәттәгечә, мәктәп укучылары өчен пенсия мәсьәләләре буенча аңлату кампаниясен башлады. Бу акция кысаларында районыбыз укучылары пенсия буенча белемнәрен арттырачаклар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар табачаклар.
-
Авыл стажы өчен өстәмә акча сорап үзеңә мөрәҗәгать итәргә була
Картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясенә билгеләнгән өстәмә түләүне 1,5 меңнән артык райондашыбыз ала.