Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Инвалидларга ярдәм

Медицина күрсәткечләре буенча беренче, икенче һәм өченче группа инвалидлыкка ия булган гражданнар пенсия алу хокукына ия. Инвалидлык буенча иминият пенсиясе инвалидлык билгеләнүнең сәбәбенә, иминият стажының дәвамлылыгына, инвалидның эшләвенә яки эшләмәвенә, инвалидлыкны эш вакытында яки эштән туктагач алу яки алмавына бәйсез рәвештә билгеләнә. 

Инвалидның иминият стажы бөтенләй булмаганда социаль пенсия түләнә. Һәр очракта пенсия төре һәм күләме аерым билгеләнә. 
Пенсиядән тыш, әлеге категория гражданнар айлык акчалата түләүләр алырга хокуклы. Аның күләме инвалидлык группасына, социаль хезмәтләр җыелмасын алу-алмауга бәйле рәвештә билгеләнә. 
Искә төшерәбез, социаль хезмәтләр җыелмасы үз эченә түбәндәгеләрне ала:
– рецепт буенча алына торган дарулар һәм медицина эшләнмәләре, инвалид балалар өчен махсус ризыклар;
– авыруларны профилактикалау максатыннан санаторий-курортларга юлламалар;
– шәһәрдән читтә тимер юл транспортында, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына бару һәм кайту өчен түләү.
Социаль хезмәтләр җыелмасыннан агымдагы елның 1 октябренә кадәр баш тартырга була, ләкин гариза киләсе елның 1 январеннан гына гамәлдә була. 
Инвалидлар балаларга, балачактан инвалидларга һәм беренче группа инвалидларга дәүләт ярдәменең бер төре – эшләмәүче, аларны караучы гражданинга түләнә торган компенсация. 
18 яшькә кадәрге инвалид баласы булган яки беренче группа инвалид баланы караучы әти-әниләргә, опекуннарга шулай ук ай саен акча түләнә. Ул әти-әнигә яки опекунга аена 10 мең сум, башка затларга 1200 сум итеп билгеләнгән. 
80 яшен тутырган тукайлылар шулай ук үзен тәрбияләүне сорап гариза яза ала. 1200 сум күләмендәге бу акча аның пенсиясенә өстәп бирелә. Түләү хезмәт яшендәге эшләмәүче гражданинга, аның әлеге пенсионер белән бергә яшәү-яшәмәвенә, туган яки туган түгеллегенә бәйсез рәвештә билгеләнә. Гаризаны дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша яки Россия Пенсия фондының рәсми сайтына шәхси кабинетка кереп калдырырга була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев