Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Социаль түләүләр арта

Февральдән айлык акчалата түләүләр 3 процентка арта. Шуның белән бергә социаль хезмәтләр җыелмасы да 3 процентка индексацияләнә. Әлеге җыелма бушлай дарулар алырга, санаторий-курортта дәваланырга, шәһәр яны тимер юл транспортында түләүсез йөрергә һәм шәһәрара транспортта дәвалау урынына бушлай барырга һәм кайтырга хокук бирә. 1 февральдән социаль хезмәтләр җыелмасы аена 1155,06 сум тәшкил итә. Аның 889,66 сумы даруларга, 137,63 сумы санаторий-курортта дәвалануга, 127,77 сумы транспортта йөрү өчен бирелә. Рецептлар поликлиникаларда языла, юлламалар бирү белән социаль иминият фонды шөгыльләнә. 

Әлеге федераль ташламага Бөек Ватан сугышында катнашучылар, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, инвалидлар һәм инвалид балалар, Бөек Ватан сугышында һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан һәм бүгенге көндә мәрхүм булганнарның гаилә әгъзалары, радиациядән зыян күргән кешеләр хокуклы. 
Җыелма суммасы айлык түләүләр составына керә һәм шушы акча белән бергә түләнә. Социаль хезмәтләрне акчалата алмасаң, аның суммасы чигерелә. 
Социаль хезмәтләрне алу тәртибен (акчалатамы яки хезмәт рәвешендәме) ел саен үзгәртергә була. Моның өчен Пенсия фондына яки күпфункцияле үзәккә килеп, я булмаса Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша яисә дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталында 1 октябрьгә кадәр гариза калдырырга кирәк. Карар киләсе елның 1 январеннан үз көченә керә. Социаль хезмәтләр билгеләнгәннең беренче елында ул акчалата бирелми. 
Ташламалы даруларга, санаторий-курортта дәвалануга, транспортта бушлай йөрүгә хокукы булган гражданнар моны раслаучы белешмәне Пенсия фонды сайтында «Социаль түләүләр» сервисы аша соратып ала ала. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X