Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Биш мең сум өстәмә түләүне ничек юллап алырга?

Пенсия фонды хәбәр итә

– Яшь балалы гаиләләргә айлык 5 мең сум өстәмә түләү каралган. У нинди гаиләләргә бирелә?
– Өч яшькә кадәрге балалары һәм 2020 елның 1 июленә кадәр ана капиталын алу хокукы булган барлык гаиләләргә, инде акча алынып тотылган булса да, бирелә.

 

– Әгәр балага өч яшь тулган булса?
– Президент указында сүз өч яшькә җитмәгән һәм 2020 елның апрель– июнь айларында өч яше тула торган балалар турында бара.

 

– Гаиләдә өч яше тулмаган балалар икәү булса, һәркайсына өстәмә түләнәме? 
– Әйе, һәр балага 5 мең сум түләнә. Гаиләдә андый бала берәү икән – айга 5 мең сум, икәү булса – 10 мең. 

 

– Ана капиталын инде ни дә булса алырга сарыф иткән гаилә әлеге биш мең сумга дәгъва итә аламы?
– Әйе, әлеге түләү ана капиталы алу хокукына турыдан-туры бәйләнгән. Ана капиталын алып һәм файдаланып өлгергән гаиләләргә дә бирелә. Бары тик гаиләдә 2020 елның 1 июленә кадәр өч яше әле тулмый торган баланың булуы шарт. Ана капиталын алу хокукына ия булу шартлары турында Пенсия фондының сайтына кереп белергә була.

 

– Бала 2020 елның июнь аенда туса, июнь ае өчен 5 мең түләнәме?
– Закон буенча, өстәмә айлык түләүгә хокук 2020 елның 1 июленә кадәр бирелә. Бала быел 30 июньдә туа икән, гаилә автомат рәвештә айлык өстәмә 5 мең сум алу хокукына ия була. Ә инде 1 июльдә туган балага ана капиталы бирелә, ә 5 мең сум өстәмә түләү бирелми. 

 

– Әгәр балага май аенда өч яшь тулса, өстәмә 5 мең сум ике айга биреләме, әллә апрель өчен генәме?
– Ике ай өчен бирелә. Ягъни бала өч яшькә җиткәнчегә кадәрге айлар һәм өч яше тула торган ай өчен дә. 

 

– Ана капиталын алуга сертификаты кулында булмаган әти-әниләр дә өстәмә түләүне ала аламы?
– Әйе. Ана капиталын алуга хокукы булса, сертификатның кулында булу-булмавы роль уйнамый. Сертификатны алып өлгермәгән гаиләләргә Пенсия фонды аны әлеге айлык өстәмә түләүне бирү карары белән бер вакытта әзерләп бирәчәк.

 

– Әлеге өстәмә 5 мең сум нинди чыганактан түләнә? Ана капиталыннанмы?
– Өстәмә түләү өчен акча федераль бюджеттан бирелә. Ул ана капиталын киметми.

 

– Ул гаиләнең кеременә бәйлеме?
– Гаиләнең кеременә, хезмәт хакларына, социаль түләүләргә һ.б. бәйле түгел. Ул 2020 елның 1 июленә ана капиталын алу хокукына ия булган гаиләләргә бирелә. 

 

– Өстәмә түләү алуга гаризаны ничек бирергә?
– Агымдагы елның 1 октябренә кадәр Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинетта, яки Госуслуги порталында бирергә кирәк. Өстәмә документлар тапшырасы түгел, кирәк булса, пенсия фонды үзе соратып алачак. 

 

– Пенсия фондына барып та гариза бирергә ярыймы?
– Әйе, ярый. Тик соңгы вакытта, коронавирус таралу куркынычы белән бәйле, алдан язылу таләп ителә. 

 

– Гаризаны яшәү урыны буенча гына бирергә буламы?
– Юк, гаризаны ПФ территориаль органының кайсысында бирсәң дә була. 

 

– Өстәмә түләү нинди тәртиптә, кайчанга кадәр бирелә?
– 2020 елның апреленнән июненә кадәр һәр балага ай саен түләнә. Гариза 30 июньнән соң бирелгән очракта, бөтен айлар өчен берьюлы бирелә. 

 

– Гаиләдә өч яшькә кадәрге ике бала булса, һәркайсына аерым гариза язасымы?
– Бер гариза язу җитә. 

 

– Өстәмә түләү билгеләнгәнме, юкмы икәнен ничек белергә?
– Гариза кайдан бирелсә, шуннан белергә була. ПФ сайты яки Госуслуги аша бирелгән булса, аның каралуы турында хәбәр шунда бирелә. Хәбәр алу өчен шәхси кабинетта «Профиль пользователя»не сайларга һәм «Хочу получать уведомления о ходе предоставления запрошенных услуг» дигән урынга тамга куярга кирәк. Гаризаны ПФ клиент хезмәтенә илтеп биргән булсагыз, шалтыратып белешергә мөмкин була. 

 

– Гариза биргәндә нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?
– Өстәмә түләү Россия территориясендә яшәүче РФ гражданнарына гына бирелә. Гариза ана капиталы сертификаты иясе исеменнән языла. Өстәмә түләү гариза бирүченең банк счетына күчерелә.

/ Николай Туганов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев