Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Өстәмә финаслау өчен акча кертергә соңга калма

Пенсия тупланмаларына 2020 елда өстәмә финанслау алу өчен әлеге программада катнашучылар 2019 ел азагына кадәр 2 меңнән башлап 12 мең сумга кадәр акча кертергә тиешләр. 

Искә төшерәбез, программа 2009 елдан эшли башлады. Ул 2014 елның 31 декабренә кадәр кереп, 2015 елның 31 декабренә кадәр беренче взносны түләгән кешеләр өчен гамәлдә. Дәүләт шушы шартларны үтәүчеләрнең пенсия кертемнәрен ун ел дәвамында өстәмә финаслый. Өстәмә финанслауны югалтмас өчен акчаны һәр ел саен кертеп барырга кирәк. 
Программа кысаларында кертелгән акчалар гражданинга пенсиягә чыкканда түләнә. Үлем очрагында бу акчаны алу хокукына ия булган дәвамчысына бирелә. 
Пенсия тупланмалары күләмен дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталында һәм Пенсия фонды рәсми сайтындагы шәхси кабинетта күзәтеп була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев